90 СЕЗОН

Яңалыклар

Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн)

26 гыйнварда Тинчурин театрында “Идегәй” дастанына нигезләнеп  куелган спектакль тәкъдим ителде. Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра. Премьерага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев килде, театр коллективыга рәхмәтләрен җиткерде.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куелды. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн) Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 1 көн)