Яңалыклар
2019нчы ел Кәрим Тинчурин театры өчен никадәр катлаулы һәм сынаулы ел булмасын, алар бу елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерүдән туктамадылар һәм 2019нчы елның азагы – 2020нче елның башын бәйләп торучы “Һәлакәткә бер адым” спектакле дә шундыйлардан иде. Әлеге спектакль Зөлфәт Хәким әсәренә нигезләнгән. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, художник – Сергей Скоморохов, композитор – Риф…
Әгәр спектакльдән соң, тамашачы көчле алкышларга күмә икән, артист өчен аннан да зур шатлык юктыр ул. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Илгиз Зәйни тарафыннан куелган “Өч аршин җир” спектаклендә Мирвәли ролендә уйнаган Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та әнә шундый күңелле мизгелләр кичергәндер. Әлеге образда гына түгел, башка спектакльләрдә дә…
Бүген, 16 нчы гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының куючы режиссеры ГАРИПОВА РЕЗЕДА ИРЕК кызының туган көне!!! Хөрмәтле Резеда Ирековна, Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, саекмас илһам, иҗади уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын, тамашачыларыбызны яңадан-яңа спектакльләр белән сөендереп торуыгызны теләп калабыз!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кичләрегезне алдан планлаштырып куегыз! Тинчурин театрына килеп, җаныгызга рухи сихәт, ял алып китегез! Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен 2019нчы ел авыр елларның берсе иде. Җәй аенда баш режиссерсыз калган театр, кыш башында үз «әнкәсен» Исламия Мәхмүтованы югалтты. Моңа да карамастан, тамашачы күңеленә хуш килгән спектакль куярга да, яңаларын чыгарырга да өлгерде алар. Шуңа да халык ел азагын ничек матур итеп төгәлләргә белми аптыраганда,…
Иске Яңа ел һәм 2020 елга аяк басу хөрмәтенә Тинчурин театрының 17 нче гыйнвардан алып 26 нчы гыйнварга кадәр булган спектакльләренә билетлар 20% ташлама белән сатыла. Димәк, Тинчурин театрында Яңа ел могҗизасы дәвам итә!
Бүген, 13 нче гыйнварда, Татарстанның атказанган артисткасы ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ ӘХТӘМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөлфия Әхтәмовна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
12 нче гыйнвар “Ак Барс” Көрәш сараенда Татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры булып узды. “Кәрим Тинчурин театры” командасы 3 нче урынга, ә Зөлфәт Закиров “Иң якшы сакчы” исеменә лаек булды һәм истәлекле статуэтка белән бүләкләнде.
Бүген «Син биш миллион оттың!» – дисәләр, кеше нишләр иде икән? Билгеле ки, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, күңелендә йөрткән хыялларын чынга ашырыр иде. Әгәр ул акчалар урланган булса? Нәкъ менә шул сорауга җавапны тамашачы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган спектакльдә тапты. Зөлфәт Хәкимнең әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Һәлакәткә бер адым» премьерасы берничә проблема…
7 нче гыйнвар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артистлары – Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов Казан шәһәрендә урнашкан “№64424 нче Хәрби бүлек” тә хезмәт итүче солдатлар белән очрашуда булды. Бәйрәм ялларында оештырылган кызыклы очрашуда артистларыбыз солдатларга мастер-класс үткәрде. Гөлназ ханым сәхнә теле буенча һәрдаим кирәкле, актуаль киңәшләре белән уртаклашты. Яңа…