Новости
)
Хөрмәтле тамашачылар! 18 нче сентябрь, 18.00 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Артур Шәйдулланың “Сагынырсызмы?” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Яшь чикләве – 16+ Спектакльдә Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да,…
)
Белүегезчә, тиздән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале башланачак. Биредә төрле театр коллективлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк, шул ук вакытта танылган бүгенге заман драматурглары һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар да үткәреләчәк. Кадерле дуслар! Сезне фестиваль спектакльләренә һәм эчтәлекле очрашуларга чакырып калабыз!!!
)
Тинчурин театры дусларыбыз @nefis_gk белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тормышка ашырылган үзенчәлекле проекты дәвам итә. Әлеге әдәби проект кысаларында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангированың “Сыналган дусларыма” шигырен укый. Милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебез һәм телебезне бергәләп саклыйк!!!
)
Хөрмәтле тамашачылар! 18 нче сентябрь, 17.00 сәгатьтә, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Ркаил Зәйдулланың “Нәгыймә” драмасын тәкъдим итә. Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була. Режиссеры – Рөстәм Галиев. Яшь чикләве – 12+ Бөек кыргыз язучысы Чыңгыз…
)
Хөрмәтле тамашачылар! 18 нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Григорий Остерның “Папамамалогия” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры — Радион Букаев. Яшь чикләве – 8+ Папамамалогия – ул өлкәннәр, аларның яшәү тирәлеге, проблемалары һәм гадәтләре турындагы фән. Алёша исемле малай…
)
15-20 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Татарстан, Башкортстан, Марий эл һәм Түбән Новгород театры коллективлары шәһәребезнең төрле театр мәйданнарында үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Дуслар, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, яраткан театрларыгызның иң шәп һәм үзенчәлекле спектакльләрен карап калырга тырышыгыз!!!
)
Хөрмәтле тамашачылар! 17 нче сентябрь, 19.00 сәгатьтә, “МОÑ” театр мәйданчыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында “Чын татар” спектаклен тәкъдим итә. Авторлары – Динә Сафина, Ксения Шачнева. Яшь чикләве –16+ Кешеләр миллилек, милли үзенчәлек мәсьәләләре белән ни сәбәпле кызыксына башлый? Үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тою кешегә ни бирә?…
)
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Агымдагы елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 3000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният» мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала. Дуслар! Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итәчәк…
)
Режиссеры – Регина Саттарова, рәссамы – Ләйсән Хөсәенова, композиторы – Гөлнара Тимербулатова. Спектакльдә театрыбызның күренекле артистлары Зөфәр Харисов, Лилия Мәхмүтова, Ирек Хафизов, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин катнаша.
)
Театрыбызның әйдәп баручы, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева “Манзара” тапшыруында сезон ачылышы һәм К.Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале турында сөйләде. Кадерле тамашачылар! Бу турыда тулырак 6 нчы сентябрь, 6:40 сәгатьтә, “Манзара” (ТНВ-Татарстан) тапшыруында карарга онытмагыз!!!