Новости
)
Дуслар! Перьм өлкәсенең Лысьва шәһәрендә “Ике Туфан йолдызлыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырылган әлеге төбәкара фестивальдә театрыбыз Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасын тәкъдим итте. Тормышчан спектакльне халык бик яратып кабул итте, оештыручылар исә артистларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.
)
КОТЛЫЙБЫЗ! Бүген, 5 нче октябрьдә, Татарстанның халык артисты НӘҖМИЕВ НУРЕТДИН ГЫЙЛЬМИХАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Нуретдин Гыйльмиханович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
)
🎉Халыкара өлкәннәр көне белән!🎉 Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле Тинчурин театры ветераннары! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Сез – безнең таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган кадерле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын,…
)
Спектакль дәртле җыр-биюләр, көтелмәгән антураж, клоун караклар, күрәзәче бабай чыгышы белән уза.Тыйнак санта барбаралы нәни блокбастерга рәхим итегез!🎉🎉🎉
)
Котлыйбыз Бүген, 30 нчы сентябрь, Татарстанның атказанган артисты ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР улының туган көне!!! Хөрмәтле Харис Мөхәммәтнурович, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
)
Аңа дуслары яратып «Шәмсиеч» дип дәшә. Курайда уйный, акчалар тарихы белән кызыксына. Татарстанның атказанган артисты Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов тагын ниләр белән мавыга? Үзе һәм аның хатыны, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән сөйләштек. – Ренат абый, сез ничә ел сәхнәдә инде? – 30 ел. 1991нче елның 10нчы мартында Кәрим Тинчурин театрына эшкә килдем. Безне карап…
)
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы кунагы! (“Хәерле көн, Татарстан!”, 22.09.2021)
)
Бүген, 27 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бутафор цехы мөдире ВАҺАПОВА АЙГӨЛ ФӘРИТ кызының туган көне! Хөрмәтле Айгөл Фәритовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, зур театраль бәйрәмгә әйләнгән фестивалебез төгәлләнү уңаеннан, “Түгәрәк өстәл” узды. Чарада театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәдәният министрлыгы белгече Айрат Фәйзрахманов, тәнкыйтьчеләрдән – Анастасия Ефремова, Владимир Кантор, Александр Платунов, Венгриядән килгән иҗатташ…
)
Буа дәүләт драма театры Кәрим Тинчурин фестивалендә Искәндәр Сиражи әсәре буенча куелган “Тәүбә” драмасы белән катнашты. Тәүбә кылу, гафу итү, өмет турындагы әлеге спектакль белән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале ябылды.