90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дастан герое тарихи шәхестән аерыламы?

Әгәр Туфан Имаметдинов “Идегәй” дастаны буенча спектакль куеп, халыкны бераз уятып җибәрмәсә, дастан турында бөтенләй оныткан идек инде. Дастан басылып чыкканнан соң үткән утыз ел эчендә әсәр турында зур фәнни хезмәтләр укырга, конференцияләр турында ишетергә туры килмәде. Гади укучы өчен Идегәй яшәгән заманны тулысынча күз алдына китерерлек аерым фәнни-популяр хезмәтләр дә басылмады дип беләм. Ялгышсам, төзәтерсез. Ә заманның нинди заман булганын сурәтләп күрсәтү – безнең буталып баручы башлар өчен бер яктылык булыр иде бит. Әллә битарафлык, әллә барсы да аңлашылды дигән уйга килеп, теманы ябып кую булды.

Галимнәр, журналистлар һәм режиссер үзе катнашында спектакль турында җыелып сөйләшү, дастан тирәсендә туган битарафлыкны бераз таратты кебек. Әлеге түгәрәк өстәлдә, дастан герое һәм тарихи шәхес бәйләнешләрен дә читләтеп үтмәделәр. Әлбәттә, бу турыда үтеп барышлый гына сөйләп булмыйдыр, җентекләп анализлаганда, әйтелгән фикерләр дә үзгәрергә мөмкин, әмма карашлар бик беръяклы һәм суд карары кебегрәк яңгырады. Кызыксынган укучы әңгәмәне интертаттан укый ала, шуңа фикерләшү барышында барлыкка килгән кайбер сорауларымны гына сезнең тарафка җиткерәсем килә.
Ерак дәверләрне, ханнар заманын, зур дәүләтләр барлыкка килү, җимерелүне күз алдына китерсәк – һәрвакыт сугышлар эчендә кайнаган адәм баласы. Ул заманнар өчен сугыш – яшәү рәвеше, тормыш халәте, шунлыктан җәмгыятьтә сугышчы ир-егет иң зур абруйга ия булган. Идегәй дә улы Норадынны сугышчы булырга әзерли, батыр булып үссен дип,
Күкрәге яулы үссен дип,
Качкан яуны кудырды, – диелә әсәрдә.Дастанда сугыш күренешләре галәм биеклегеннән сурәтләнгән: гаскәр җыю, гаскәрнең килүе, башта батырлар сугышы, аннан күмәк орыш – сүрәтләү осталыгы шундый, әлеге юлларны укыгач, үзеңне сугыш кырында итеп сизеп, тетрәнәсең. Аттан тояк, адәмнән колак калмаган – шулай орышканнар.

Инде дастан геройларына килик. Тарихи Идегәй һәм Туктамыш хан -бер даирә кешеләре. Аларның икесе дә Аксак Тимер сараенда еш булган, шунда тәрбия алган дип язалар. Дастанда да Аксак Тимер әлеге бәйләнешләрне күздә тотып:
Курымны эчкән син булсаң,
Сине баккан мин булсам, – дип, Туктамышка үткәнне искә төшерә.

Туктамыш – хан булгач, ә аның бу дәрәҗәгә менүенә Аксак Тимер дә нисбәтле диләр, ул гаскәр җыеп, берничә тапкыр Аксак Тимергә каршы күтәрелә һәм бу сугышларда җиңелә. Моны ничек аңлатырга? Туктамыш хан үзе Аксак Тимерне үчекләп, ут чыгарып йөрүче була түгелме?
Әлбәттә, без, бүген бу җирдә яшәүчеләр, Алтын Урда җимерелгәнгә бик кайгырабыз, менә шул кешеләр, бу очракта Идегәй, сугышка катнашып, Туктамышка каршы чыкмаган булса, халык кырылмаган, ил җимерелмәгән булыр иде кебек тоела. Үткәнне барлый башласак, моңа ошаш фаҗигале вакыйгалар тарихта булып торган. Икенче Бөтендөнья сугышын гына алсак та, күпме халык үтерелгән, ә илләр исән калган, шул исәптән безнең ил дә. Тормыш катлаулы, җавап та тирәндәрәк ята кебек. Бәлки әле җавапның вакыты да җитмәгәндер, ашыкмыйк хөкем чыгарырга. Дастан дөньясы турында фикерләгәндә, ул заман кешеләренең үз яшәү кодекслары – Яса бар. Ә без дастан геройларын үзебезнең ялганга чумган дөнъядан чыгып аңлатырга алынабыз.

Дастан белән кабат кызыксыну уята алганы өчен режиссер Туфан Имаметдиновка рәхмәт әйтеп, Идегәй турында аның сүзләрен ишеттерәсем килә: “Минемчә, Идегәй ул – каһарман. Кайбер кешеләр аны «Алтын Урданы тараткан» диләр. Минемчә, аның асылда яткан уе – илне җыю, үз халкын азат итү булган. Ул – шушы уй белән яшәүче кеше.”
Ә безнең дастан белән кызыксыну саламга ут төрткән кебегрәк: дөрләп яна, тиз сүнә. Алдагы сөйләшүне тагын утыз елдан соң дәвам итәбезме?
Зәрия Хәбипова.10 февраль 2023, Әлмәт*
Текстка кушымта рәвешендә 2016 елда язылган бер мәкалә куям. Бу мәкалә “Туган җир” журналында басылды һәм мин аны ИЯЛИдә Миннуллин Бәхтияргә дә тапшырган идем. Мәкаләдә сүз Нәкый Исәнбәт текстына кертелгән үзгәрешләр турында бара.

“Идегәй” дастанының яңа басмасы турында
2006 елда мәшһүр “Идегәй” дастанының яңа басмасы дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган бу басмада дастан тексты ике телдә – татарча һәм русча бирелгән. Китапның бизәлешен рәссам Рушан Шәмсетдинов ясаган, китапка шулай ук Байназар Әлменовның дастан геройларын сурәтләгән рәсемнәре кертелгән. “Идегәй” дастанының нинди зур каршылыклар аша халкыбызга кайтарылу тарихын искә төшерсәк, әлеге басма һәр яктан игътибарга лаек. 2016 елда яңа басма чыгуның ун еллыгын билгеләп, бераз яңа китап турыда сүз кузгатырга кирәктер.
Фәндә дастаннарны халык авыз иҗаты әсәрләре дип карау кабул ителгән. Дастаннар халык авыз иҗаты әсәрләре саналса да, аларны үз чорларынында башлап тудырган, тарихи вакыйгаларны фантазияләре белән баеткан, аларны саклаган һәм халыкка ишеттергән аерым кешеләр булган, билгеле. Алтын Урда дәүләтендә 14-15 гасырларда барган фаҗигале көрәш вакыйгаларын сурәтләгән “Идегәй” дастаны – моның бер гүзәл үрнәге булап тора. Дастанның утыздан артык вариантлары билгеле һәм элек бер дәүләттә яшәгән, хәзер аерымланган халыклар һәммәсе аны үз дастаны, үз тарихы дип таный.
“Идегәй” дастанын халык җырауларыннан язып алуга, аның тупланмаларын барлыкка китерүгә 18-19 гасырдан башлап күп галимнәр көч куйганнар. Алманлы Радлов Василий Васильевич (Фридрих Вильгельм), Нигъмәт Хәким җыйган тупланмалар аерым басылып, китапларда урын алдылар. Танылган галим, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәт дастан тупланмаларыннан файдаланып, әсәрнең җыйнама вариантын барлыкка китергән. Үз вакытында Нәкый ага дастанны торгызуга кагылышлы әйтелгән тәнкыйть сүзләренә каршы дипломатларча, җыйнама текст төзү “сәнгать реставраторлыгы булу ягыннан, беркадәр иҗади эш итеп тә каралырга тиеш”,- дип җавап биргән булган. “Идегәй” дастаны турында сүз барганда, гадәттә Нәкый аганың җыйнама варианты күз алдында тотыла.
Дастан белән кызыксынып, дастанның һәр яңа басмасын укып, карап, чагыштырып барам. Китапханәмдә “Казан утлары”нда 1989ның беренче санында басылган, Нәкый Исәнбәт исеме теркәлгән, Флора Әхмәтова кереш сүз язган тупланмасы да, 1988 елда аерым китап булып чыккан, Илбарис Надиров кереш сүз язган тупланма да, аннан соң басылган нөсхәләр дә бар. Бу җәйдә басылган барлык вариантларны кабат җентекләп укып, чагыштырап чыктым. Чагыштырулар бик гыйбрәтле нәтиҗәләргә китерәләр. Нәрсәдән гыйбәрәт соң басмалардагы аермалар?

Күзгә ташлана торган беренче аерма – 1994 елдан башлап дастанның төзүчесе буларак Нәкый Исәнбәт исеме бөтенләй телгә алынмый икән бит. 1994 елда аерым китап булып чыккан басмада, төзүче-мөхәррир итеп Галимҗан Гыйльманов күрсәтелгән, ә 2006 елгы басмада төзүче буларак беркем дә күрсәтелмәгән. Белгечләр, әдәбият галимнәре бу үзгәрешне ничек аңлаталар икән? Белүемчә, халыктан язып алынган һәр әсәр әдәби эшкәртелүгә дучар. Шуңа гадәттә басма вариантта әсәрне язып алучы һәм әдәби эшкәртүче күрсәтелми калмый. Мисалга Гомәр Бәшировның халыктан язып алынган мәзәкләрен китерергә була. Ул аны әдәби эшкәрткән һәм үз җыйнамасы итеп бастырып чыгарган. Беркем дә аның мәзәкләрен Гомәр Бәширов исемен төшереп калдырып матбугатка бирми.
Халыктан җыелган авыз иҗатын әдәбиятта икенче төрле куллану да бар. Язучы халык авыз иҗаты әсәрләрен яңа әсәргә этәргеч буларак файдалана ала. Тукай үзенең атаклы “Шүрәле”сен халык әкиятләренә таянып язганын искә төшерик. Икенче мисал итеп Гетеның “Фауст” трагедиясен китерергә була. Гете иҗат иткән “Фауст”ка этәргеч булып халык хәтерендә сакланган көчле күз буучы (маг) турындагы истәлек-язмалар хезмәт иткәне мәгълүм. Һәр очракта да әдәбият галимнәре әсәрнең нинди тупланмаларга таянып язылганын, ничек файдаланылганын күрсәтми калмыйлар, шул ук “Шүрәле”не Тукай исемен төшереп калдырып, халык әкияте дип тә бирмиләр. Нәкый Исәнбәтнең үз сүзләрен истә тотып, халык авыз иҗаты әсәре булган дастанны әдәби эшкәрткәндә, ул бу ике ысулны да кулланган дип әйтергә була.
“Идегәй” дастаны безнең күңелләрдә бик борынгы тамыр дәверләрдән килгән өлге (үрнәк) герой образын калкыта, үткәннәрнең белеген (белемен), гореф-гадәтләрен (Идегәйнең кемлеген ачыклау күренеше) хәтеребезгә сала, ата-бабаларыбызны дөнья халыклары арасында көчле иткән атка мәдхия җырлый. Дастан күпкырлы, татар галәмен киң колачлаган әсәр буларак, үз эчендә әлегә өйрәнелмәгән катламнар да саклый булыр. Дастанның китап булып басылган һәр вариантында да Нәкый Исәнбәт торгызган җыйнамадагы (1989 елгы Казан утлары варианты) борынгы белем, гореф-гадәт һәм атка кагылышлы кайбер сүзләрне җиңеләйтеп биреп, борынгылар салган мәгънәсе югалганы күзгә ташлана.
Үзгәртеп бирелгән урыннардан берничә мисал карап китик. Сүз яки сүзтезмәләр башта 1989 елгы Казан утлары басмасыннан, аннан 2006 елгы басмадан бирелә.
“Боты-савыры көрән ат” “боты савырлы көрән ат” дип үзгәртелгән. Савыр – арт сан, савырлы – сыйфат, ә нәрсә аңлата? Икенче җирдә “биле -савыры” “ биле савырлы” дип үзгәртелгән.
“Арбан да арбан йөгертеп” – “алпан да тилпән йөгертеп”. Арбан, арбау – үзенә тарту, карату дигәнне аңлата, матур димәк, ә алпан-тилпән йөгергән ат матур була алмый бит.
“Ашаганы казы-ял булды” – “ашаган казы – ял булды” Бер хәреф (ы) төшеп калган, әмма казылык һәм җилкә ите ашау урынына каз ашап, ял иткән булып аңлашыла.
“Башы белән түтәрәм”- “башы белән күтәреп” . Түтәрәм булса җиңелгән дошманны зур ит кисәге кебек итеп хан каршына алып килгәне күзаллана, дошманны мыскыллау да ишетелә, “күтәреп” дисәк фикер гадиләшә.
“Кам йөргесен бәйге итәр” – “Кан йөргәсен бәйге итәр”
Кам йөргесе – баланы юлда йөртү өчен көйләнгән кыйммәтле мех биләүсә, изгеләштерелгән булырга тиеш, аны бәйгедә бүләк урынына куллану (бәйге итәр) – гореф-гадәтне бозу саналганы аңлашыла. Үзгәртелгән сүзтезмәдә мәгънә аңлаешсыз.
“Булаттан кыеш чыкканмын” -”болыттан кыеш чыкканмын”. Беренче сүзтезмәдән: үзе булат ул, әмма кәкерерәк чыкканы аңлашыла , ә үзгәртелгән сүзтезмәдә кыеш чыгуга болытның ни катнашы бар, аңлашылмый.
“Сырын сырлаучылардан сырдырдым”- “сырын сыраучылардан сырдырдым”. Сырны сырлау – гади сөйләмдә дә киң кулланыла торган сүзтезмә, сүз монда көйсезлек турында бара. Ә “сыраучы”(сыру дигәннән?) дип үзгәртсәң, киная югала.
Дастан җыраулар тарафыныннан башкарыла торган әсәр буларак, телнең борынгы көен-тәмен нык тоеп, сөйләгәндә аерым сүзләргә басым ясап әйтеп, тәэсирне көчәйтә торган элементларга бик бай. Андый сүзләрне төшереп калдырып, текстны гадиләштергәндә, бу тәэсир югала. Берничә мисалда карап китик.
“Аягыма бер мөхәссәр итәрмен” – “Аягыма мөхәссәр итәрмен”. Баштагы сүзтезмәдә “бер” сүзе янау буларак яңгырый.
“Юык булса да җитә алмам” -”Юыкта булса җитә алмам”. Беренче җөмләдә “да” кисәкчәсе хәвефле төсмер биреп, сөйләгәндә мәгънәне тагын да көчәйтергә мөмкинлек бирә.
“Бер дәм йокы тартмады” – “Бер дә йокы тартмады”. “Дәм” – мизгел дигәнне аңлата, телебездә бүген дә кулланырлык бик матур сүз бит.
Яңа басмада (2006) хәреф хаталары да күп очырый. Хәзер китапны басарга биргәнче җентекләп уку мәҗбүри түгел күрәсең. Нәкый ага дастанны торгызуны “сәнгать реставраторлыгы” дип атаса, мондый хаталар сурәттәге буяуларның тоныклануына, я бөтенләй кубып төшүенә китерәләр түгелме?
Тагын бер аерма – яңа басмада күп кенә шигъри юллар өстәлгән. Без матбугаттан Нәкый Исәнбәтнең дастанны китап итеп чыгарырга әзерләгәнен беләбез, бәлки бу өстәмәләр шул әзерләнгән булачак китаптан алынгандыр, бәлки дастанның башка вариантларыннан кертелгәндер. 1994, 2006 елгы басмаларда кереш сүз бирелмәү дә бу өстәмә үзгәрешләрне серле итә. Мәдәният көчле халыкларда һәр тарихи шәхесне – хәзер аңа ниниди бәя бирелә, ул әһәмиятле түгел, һәрьяклап тикшереп, күптөрле хезмәтләр язганнарын беләбез. Тарихи шәхесләр сәхнә әсәрләренең геройлары булып та гәүдәләнәләр. 1812 елгы сугыш турында сөйләгәндә Наполеон, Кутузов образлары үзәккә куела, Икенче бөтендөнья сугышын Сталин, Гитлер исемнәрен телгә алмыйча күрсәтеп булмый. Алар бит тарихта булганнар, ничек яшереп калдырасың? Аларны яшергәч, ул тарих булмый торгандыр инде.
Идегәй әмир – үз чорының тарихка кергән кыю гаскәр башы, зирәк дипломаты, халык идеал хаким итеп кабул иткән көчле шәхесе, аерым дәүләт булып танылган Нугай Урдасына нигез салучы. Шуңа фәнни һәм сәнгати яктан дөрес, тулы яктыртылган Идегәй шәхесе һәм аның нәселе тарихы татар халкы өчен бик әһәмиятле.
Әһәмиятле… Әмма “Идегәй” дастаны җирлегендә иҗат ителгән “Алтын Урда” балетында (либретто авторы Р.Харис) Идегәй әмир исеме бөтенләй төшеп калган, ул статусы түбәнәйтелеп, исемсез “мурза” (морзалар – би, бәк балалары, Идегәй әмирнең уллары шулай йөртелгән) дип кенә бирелә. Заманны кайнаткан, үзе заман үзәгендә кайнаган мәшһүр зат билгесез битлек астына яшерелгәне һичничек аңлашылмый.
Безнең халкыбыз өчен тарих пәрдәсе күп еллар ябык булды. Ул әле ачылып кына килә. Танылган мөхәррир Рәис Даутов ,”“Идегәй” дастаны – дөнья классикасының җәүһәрләре белән тигез куярлык көчле әсәр”,- дип, үз фикерен матбугатта ныклап әйткәне булды. Тарихны сәнгати яктырткан “Идегәй” дастаны узган сәхифәләрне барлаганда бәһасез хәзинә булганны күңелебезгә алып, дастанны бөтен нечкәлеге, матурлыгы белән сакласак иде, аны халыкка кайтарган кешеләр хезмәтен бозмасак, югалтмасак иде.
Автор: Зария Хабипова, Әлмәт шәһәренең «Туган як» туган төбәкне өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе