Новости
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале төрле мәйданнарда спектакльләр тәкъдим итә. Түбән Новгородтан килгән “Granart” иҗат остаханәсе исә “Мәскәү сөйли” дип аталган монодрамасын Татарстанның театр әһелләре берлеге бинасында күрсәтте. Спектакль тамашачыларда һәм театр белгечләрендә уңай фикер калдырды.
)
17 нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры музеенда Фестивальгә бәйле тематик очрашулар драматург, сценарийлар авторы һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев белән дәвам итте. “Деревенские пьесы городского автора” дип исемләнгән темага кызыклы сөйләшү барышында ул драматургиягә килүе һәм пьесалар язганда үзе кулланган формулалар турында сөйләде.
)
17 нче сентябрь, 13.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, Фестиваль кысаларында, ТРның Язучылар берлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург Ркаил Зәйдулла белән “Татар драматургиясендә тарихилык” дигән темага эчтәлекле очрашу булды. Танылган драматург очрашу барышында тарихи әсәрләр язылуга бәйле күп кенә мәсьәләләргә кагылды.
)
Төрле театр коллективлары арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итүче Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең өченче көне дә чараларга, вакыйгаларга бай булды.
)
Бүген, 20 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР ИРШАТ улының туган көне!!! Хөрмәтле Илнур Иршатович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
)
Дуслар! К.Тинчурин театры артистлары шәһәребез ишегалларында, Татарстанда яшәүче халыкларның традицион уеннарына багышланган «УЕН ФЕСТ» фестивале кысаларында, актив чыгыш ясый. Күптән түгел талантларыбыз – Илфак Хафизов, Альбина Гашигуллина һәм баянчыбыз Алмаз Ахунов кабат балалар белән халкыбызның милли уеннарын уйнады, нәни дусларыбызга балачак бәйрәме ясады.
)
Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале тамашачыларны төрле театрларның заман сулышын тоеп иҗат ителгән спектакльләре белән сөендерүне дәвам итә. 16 нчы сентябрь, 18.30 сәгатьтә, М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры, фестиваль кысаларында, Степан Пектеевның “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте. Җиде телдә уйналган спектакльне тамашачылар да, театр белгечләре дә уңай бәяләде. Кадерле тамашачыларыбыз! Тематик очрашуларга һәм Фестиваль спектакльләренә…
)
Дуслык һәм иҗат атмосферасы хөкем сөргән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең икенче көне дә нәтиҗәле үтте.
)
16 нчы сентябрь, 13.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры музеенда быелгы Фестивальнең төп үзенчәлеге булган тематик очрашулар “Петербургский театрал” журналының баш редакторы, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы, “Идея-клуб” белем бирү проектының кураторы Владимир Кантор белән дәвам итте. “Театральная пресса. Опыт Петербурга” дип исемләнгән темага сөйләшү барышында ул театр сәнгатен басма матбугатта яктырту…
)
16 нчы сентябрь, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, Фестиваль кысаларында, драматург, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе номинанты Олжас Жанайдаров белән “Опыт драматургии: поиск своей темы” дигән темага җанлы очрашу үтте. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов алып барган чарада театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты.