90 СЕЗОН

Яңалыклар

5 апрель көнне матбугат конференция булып узды

5 апрель көнне Татмедиа бинасында К. Тинчурин театрының яңа “Яратам! Бетте-китте!” премьерасына кагылышлы матбугат конференциясе булып узды.

Конференциядә театрыбызның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссер Туфан Имаметдинов, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова да бар иде.