90 СЕЗОН

Яңалыклар

23 февральдә Тинчурин театрында Алсу Әбелханова чыгыш ясаячак

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырыла. Бу кичтә күрсәтеләчәк “Полиционер” спектакле алдыннан фойеда музыкаль программа тәкъдим ителәчәк.

Концертта театрның артистлары Альбина Гашыйгуллина, Венера Низамова һәм махсус кунаклар Татарстанның атказанган артисткалары Мәүлидә Нургали, Алсу Әбелхановалар катнашачак. Чараны алып баручы – Тинчурин театры артисткасы Лилия Камалиева.

Концерт 23 февральдә 16:00 сәгатьтә, спектакль 17:00 башлана. Рәхим итегез!

Тинчурин театры матбугат үзәге