90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча «Аферист» спектакле куела

Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча куелган «Аферист» сатирик комедиясе автор тарафыннан фаш ителгән узган гасыр башындагы ришвәтчелек, казна малын туздыру, әшнәлек һәм куштанлык проблемаларының бүген дә гаять актуаль икәнлеген раслый.

Спектакльдәге вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән. Н.Исәнбәт үзе моны «миргаянизм» дип атый. Көтмәгәндә прокурорның килеп чыгуы шәһәр башлыгын һәм аның әшнәләрен хафага сала. Геройлар үз махинацияләрен яшерү һәм җаваплылыктан качу өчен нинди юлга барырлар икән?

Кеше үз хаталарыннан сабак алмый. Аның белән аферистлык холкы идарә итә…