Репертуар
Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты И.Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркесты тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүматлар китерелә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен күренекле ватан һәм чит ил композиторлары әсәрләре мисалында күрсәтәләр. Концертлар циклының яшь буенча чикләүләре юк, репертуары һәм хикәяләү стиле…
“Тинчуринда кунакта” экскурсия-квесты Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана. Әлеге мавыктыргыч экскурсия-квест барышында балалар төрле кызыклы уеннар да уйнаячаклар. Шул ук вакытта театрыбызның камера оркестры артистлары белән бергә күңелле музыкаль тәнәфес тә ясаячаклар. Моннан тыш балалар Тинчурин театрының мәшһүр артистлары киеп уйнаган киемнәрне киеп, төрле әкият геройлары белән истәлеккә…
Кәрим Тинчурин театры каршында уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, чираттагы иҗат сезоны ябылу уңаеннан, «Ай-ли, замана…» дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим итә. Шунысы үзенчәлекле: гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артитлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнаша. Авыл. Җәйге матур кич. Капка төбендә әбиләр-бабайлар кич утыралар. Алар…
«Театраль династия» дигән гаиләләр өчен өченче квиз-очрашу узачак. Әлеге чара режиссер Тумашевлар династиясенә багышлана. Гаиләләр өчен квиз-очрашу беренче чиратта тамашачыларны, чарада катнашучыларны театр династияләре әһелләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана. Иң актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр көтә. Квиз-очрашу татар телендә үткәрелә
«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Тинчурин театрының «Умай» опера лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе. Бу татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Опера лабораториясе Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе кысаларында оеша һәм мәдәни, тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк тәңгәллеген яклауга юнәлдерелә. «Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар…