90 СЕЗОН

array(0) { }
Ай-ли, замана…
1 сәгать 30 минут
Театраль тамаша
6+

Кәрим Тинчурин театры каршында уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, чираттагы иҗат сезоны ябылу уңаеннан, «Ай-ли, замана…» дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим итә. Шунысы үзенчәлекле: гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артитлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнаша.

Авыл. Җәйге матур кич. Капка төбендә әбиләр-бабайлар кич утыралар. Алар биредә дөнья хәлләрен сөйләшәләр, үткәндәге яшьлекләрен искә төшерәләр, хәзерге яшьләрне битәрлиләр. Менә бервакыт аларны шәһәрдән авылга лекция укырга килгән профессор клубка кызыклы лекция тыңларга чакыра. Ләкин клубта исә әби-бабайларны авыл яшьләре тарафыннан әзерләгән күңелле концерт көтә.

«Ай-ли, замана…» театраль тамашасы «Могҗиза» театр студиясе шәкертләренең сезон дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен тәкъдим итеп кенә калмый, бер үк вакытта гаилә кыйммәтләрен дә барлый.

Билетлар:

Ай-ли, замана…