«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Тинчурин театрының «Умай» опера лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе. Бу татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Опера лабораториясе Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе кысаларында оеша һәм мәдәни, тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк тәңгәллеген яклауга юнәлдерелә.
«Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана.
Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни ренессанс яки җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә заман көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.
Операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм хатын-кыз композиторлар. “Умай” лабораториясе Татарстан Республикасында беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра. «Умай» лабораториясенең «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 2022 елның июнендә була һәм 88 театр сезонын яба.
Рольләрне башкаралар
Билетлар: