91 СЕЗОН

Репертуар

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!

Экскурсия барышында катнашучылар театрның бай тарихы һәм бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныша алачаклар.

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!
Экскурсия
Саннарда еллар агышы (экскурсия)

Күргәзмә театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Тамашачы театрның төрле локацияләрендә урын алган афишалар аша театрның данлы үткәне, шулай ук Республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы белән таныша ала.

Саннарда еллар агышы (экскурсия)
Экскурсия
Театр яктылыкка, нурга илтә (экскурсия)

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы буенча уздырыла. Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала. Әлеге экскурсия театрның гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияви учак, сихри бер дөнья икәнен аңларга мөмкинлек бирә.

Театр яктылыкка, нурга илтә (экскурсия)
Экскурсия
Нәни дусларыбыз театрда кунакта (экскурсия)

Бакча балалары, 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Нәни дусларыбызга театрның тылсымлы матур дөнья икәнлеген төшендерү күздә тотыла. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән таныштыру көтелә.

Нәни дусларыбыз театрда кунакта (экскурсия)
Экскурсия
Үткән юлың данлы, театр! (экскурсия)

Туристлар, шәһәребез кунаклары, тамашачылар өчен уздырыла. Тамашачы театрның бай тарихы, шулай ук Республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы турында мәгълүмат ала. Театр буенча экскурсия барышында музей, тамаша залы, сәхнә арты серләре белән таныша.

Үткән юлың данлы, театр! (экскурсия)
Экскурсия
Сүнмәс йолдыз яктысында! (экскурсия)

Экскурсиягә килгән тамашачы бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты, нәсел шәҗәрәсе, гаиләсенең шәхси әйберләре белән таныша ала.

Сүнмәс йолдыз яктысында! (экскурсия)
Экскурсия
Театраль чәйханә

Биредә татар театры тарихы татар академия театрының беренче режиссеры, драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның мавыгуы аша ачыла. Чәй саклау өчен шәхси капчыклар ясау буенча мастер-класс белән дәвам ителә. Экскурсия театр кафесында татар чәен әзерләү буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамлана.

Театраль чәйханә
Экскурсия
Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!

Экскурсиягә килүче тамашачы театрның бай тарихы һәм бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән таныша алачак. Экскурсия барышында кунак бүлмәсе, тамаша залы, сәхнә һәм сәхнә арты серләре белән танышу көтелә. Шулай ук экскурсия вакытында бутафор һәм тегү цехы хезмәткәрләре үз һөнәрләренең серләре белән…

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!
Экскурсия
«Кыз алу» йоласы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан халкын һәм башкалабыз кунакларын бай мирасыбызны чагылдырган  «Кыз алу» йоласына чакыра. Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа…

«Кыз алу» йоласы
Интерактив уен