Архив

Париж егете Әлфәнис

Үз туган җиренә җаны-тәне белән гашыйк Әлфәнис, авылларына бу төбәкнең гореф-гадәтен өйрәнергә килгән кызлар алдында француз егете булып кыланырга мәҗбүр. Һәм болар барысы да әлеге кызларның бәхетле һәм кызыклы тормыш вәгъдә иткән шәһәргә җибәрмәү максаты белән эшләнә. Өстәвенә кызларның берсенә аның күзе дә төшеп өлгергән…

Париж егете Әлфәнис
Комедия
Йосыф-Зөләйха

Язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең чиксез хөрмәткә лаек булуы турында. Ул түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде, ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.

Йосыф-Зөләйха
Риваять
Ничек кияүгә чыгарга?

Кемгә һәм ничек кияүгә чыгарга?.. Билгеле, әлеге сорауга җавапны һәркем үзе эзли, үзе үк җавабын да таба. Әсәр тормыштагы иң мөһим адымны ясаганда артык хисләргә бирелмичә, акыл белән уйлап эш йөртергә кирәклеге хакында искәртә.

Ничек кияүгә чыгарга?
Комедия
Гайфи бабай, өйлән давай!

Алтын куллы, киң күңелле, җор телле, шаян-тапкыр Гайфи бабай инде үз өендә үзе артыкка әйләнә. Кызы аңа “бай кәләш” – фатирлы әби эзли. Ләкин үзсүзле, кире Гайфи бабай отышлы тәкъдимнәрдән баш тарта. Чөнки сөекле Сабирасына, гомер иткән хатынына охшаган сөйкемле Зәкия аның күңелен яулады инде. Нишләтәсең, мәхәббәтнең үз юлы, үз язмышы…

Гайфи бабай, өйлән давай!
Комедия
Бер тамчы ярату

Менә көннәрнең берендә Көмеш Ярга утыз ел элек ярәшелгән тәүге мәхәббәтен күрергә дип, Америкадан Рабига кайтып төшә. Ләкин аны биредә үзәк өзгеч хәлләр көткән икән… Беткән-таралган авылда нибары ике кеше – акылы зәгыйфь Зиннәт һәм Габдрәхимнең әҗәл белән тарткалашып ятучы анасы Сәмәрия карчык кына калган…

Бер тамчы ярату
Мелодрама
Сакла, шартламасын!

Әсәрдә төп каһарман – бозык бай улы. Ул үзе шикелле дуслары белән бергәләп, бер татар баен таларга план корып йөри. Егетнең максаты – байны талап акчасын алу, ә аннан әлеге җинаятьтә яшь язучы егетне гаепләп калдыру.

Сакла, шартламасын!
Комедия
Гөлшаян

Спектакльнең төп каһарманы – авылның иң чибәре, шаян, шук кыз Гөлшаян өчен кемнәр генә авыз суларын корытмый: сәүдәгәре дә, старостасы да, хәзрәте дә һәм аның каладан ялга кайткан улы Фәйзелкәбир дә. Барысы да Гөлшаянны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Мондый бәйләнүләрдән һәм дә ире Әхмәтнең нигезсез көнләшүләреннән тәмам ялыккан хатын барысын да үз урынына утыртырга карар итә.

Гөлшаян
Комедия
Чиполлино маҗаралары

Шулай, берзаман, яшелчәләр илендә аталы-уллы ике суган яшәгән, ди. Аларның берсен Чиполлоне дип, ә икенчесен исә, бик тә шаян булганга, Чиполлино дип йөрткәннәр. Дөрес, әйбәт кешеләр булган үзләре; тик менә тормыш кына аларга карата рәхимсез булган. Нишлисең бит: кайда суган, шунда күз яше инде ул.

Чиполлино маҗаралары
Музыкаль әкият
Соңгы риваять

Хан тәхетен кулга төшерү- эчке һәм тышкы дошманнарның төп максаты! Тик аларның хыялларын тормышка ашыру юлында бары бер генә киртә бар- тәхеттә горур Сөембикә утыра!

Соңгы риваять
Трагедия
Без барыбыз да кешеләр

Ләкин, акылдан язып, таралып баручы система шартларында да, тормышта үзләренә сөенерлек көч таба алган кешеләр бар. Бу көч аларга кайдан килә? Бу шартларда да асылыңны җуймыйча, ничек КЕШЕ булып калырга?

Без барыбыз да кешеләр
Драма