90 СЕЗОН

array(0) { }
Шаян Гөлшаян
2 сәгать 05 минут
Комедия-буфф
16+

«Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була.

Спектакль комедия-буфф (лат. – шуклык, уен-көлке) жанрында куелган. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә.

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 5 гыйнварында булды.

Драматургы — Мирсәй Әмир
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Сергей Скоморохов

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян Шаян Гөлшаян