Архив
Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаториягә путевка бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаториягә хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз!

Борыннан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә берләшкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала…





Көннәрнең берендә шәһәр театрларының берсендә артистка булып эшләүче төп каһарманны сәбәпсез-нисез ире ташлап китә. Шул хурлыктан хатында ир-ат халкына карата нәфрәт хисе уяна. Һәм ул, кияүгә чыкмый калган ике ахирәт хезмәттәше белән бергә, азгын ирләргә каршы сугыш ачарга ниятли.


