Архив
1958 ел кешеләре. Алар нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, әмма шул ук вакытта алар хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга сокланырга, эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлап карыйк!

Әсәрдә дүрт субъект, дүрт катнашучы бар: Окулист, Онык, Бабай һәм Кыз. Тагын бер катнашучы объект- ул мылтык. “Әгәр дә мылтык бар икән- ул атарга тиеш”- дип раслый спектакльдәге төп персонажларның берсе табиб. Һәм, шулай итеп, алар һәр катнашучыда, табибка күренергә килгән һәрбер пациентта мифик, шартлы Карольне күреп, аталар да.

Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.

«Һәр бәхетле гаилә бертөсле бәхетле, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез». Шекспирның принц Гамлет хакындагы танылган әсәрендә, тамашачаны күптән таныш Дания гаиләсе турындагы “көтелмәгән” кыйсса көтә. Әсәрдә, бер караганда, дөнья язмышы түгел, тамашачаны үзенә җәлеп иткән патша гаиләсе һәм аларның якыннары арасындагы “үтә киеренке” вакыйгалар сурәтләнә кебек. Ләкин, хәтта бер гаилә мисалында гына да дөреслекне бәян итәргә һәм көтелмәгән нәтиҗәләр белән таң калдырырга мөмкин.

Республикабызның күренекле, иң үзенчәлекле әдибе һәм шагыйрьләренең берсе Разил Вәлиев әсәрләре буенча куелган “Язмышым юллары” спектакле каһарманнары, нәкъ безнең кебек үк, үз бәхетләрен эзлиләр…

Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаториягә путевка бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаториягә хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз!

Борыннан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә берләшкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала…

Геройлар бер- берсе белән шул кадәр кырыс итеп уйныйлар, алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре көтмәгәндә үзләре өчен үк гаепләү һәм бер- берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә әверелә.

Илһам, Франциядән килгән дусты белән, данлыклы ат карагы – Шәкүр карак турында кино төшерергә дип, туган ягына кайта. Бу хәбәр тыныч кына үз көнен күреп яткан авыл халкын җанландырып җибәрә.

Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт кебек темаларны үз эченә алган әлеге спектакль һәркемнең дә үз язмышы үз кулында икәнлеген искәртә.
