Архив
Илдә хәтәр тарихи вакыйгалар барган көннәрдә яшь талантлы язучы Сөйләман Тимербаев бер чибәр кызга гашыйк була. Әмма сөю утында янган егет бер мизгелдә барысыннан – эшеннән, торагыннан, паспортыннан, акчасыннан, дусларыннан мәхрүм кала. Тормышының фаҗигале көннәрендә, ул ярдәм өмет иткән кешеләр аны сата, ә бөтенләй чит-ят булганнар исә ярдәм кулы суза. Егет берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, әмма соңгы мизгелдә аны МӘХӘББӘТ коткарып кала!

Татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә дә моң ярылып ята. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.

«Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта.



1958 ел кешеләре. Алар нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, әмма шул ук вакытта алар хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга сокланырга, эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлап карыйк!

Әсәрдә дүрт субъект, дүрт катнашучы бар: Окулист, Онык, Бабай һәм Кыз. Тагын бер катнашучы объект- ул мылтык. “Әгәр дә мылтык бар икән- ул атарга тиеш”- дип раслый спектакльдәге төп персонажларның берсе табиб. Һәм, шулай итеп, алар һәр катнашучыда, табибка күренергә килгән һәрбер пациентта мифик, шартлы Карольне күреп, аталар да.


«Һәр бәхетле гаилә бертөсле бәхетле, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез». Шекспирның принц Гамлет хакындагы танылган әсәрендә, тамашачаны күптән таныш Дания гаиләсе турындагы “көтелмәгән” кыйсса көтә. Әсәрдә, бер караганда, дөнья язмышы түгел, тамашачаны үзенә җәлеп иткән патша гаиләсе һәм аларның якыннары арасындагы “үтә киеренке” вакыйгалар сурәтләнә кебек. Ләкин, хәтта бер гаилә мисалында гына да дөреслекне бәян итәргә һәм көтелмәгән нәтиҗәләр белән таң калдырырга мөмкин.
