90 СЕЗОН

array(0) { }
Нәзер
2 сәгать
Трагикомедия
16+

Нәзер чынлап та тота бит ул, моны һәр татар кешесе борынгыдан белә…

Хисмәтулла белән Хикмәтулла бәләкәй чактан дуслар, бергә үскән, бергә яраткан кызларга өйләнешкән, хәтта бер көндә туй ясаган. Менә хәзер тирә-якта бомбалар шартлаганда, якты дөнья белән бәхилләшәм дип торганда, алар, исән калыр өчен, нәзер әйтешә – өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга.

Сугыш бетә, тормыш дәвам итә, әмма Хисмәтуллага билгесез чир ябыша. Ничек булыр, ничек үтеп чыгар бу сынау аша безнең геройларыбыз?..

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 4 нче июнендә булды.

Драматургы — Туфан Миңнуллин
Режиссеры — Зиннур Сөләйманов
Рәссамы — Анастасия Шамова
Композиторы һәм аранжировка авторы — Нияз Вәлиев
Хореографы — Ренат һәм Татьяна Мифтаховлар
Җырлар авторы — ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ

Рольләрне башкаралар:

Заһирә — ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ
Хисмәтулла — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ
Хикмәтулла — ХАФИЗОВ ИРЕК

Билетлар:

Нәзер Нәзер Нәзер Нәзер Нәзер Нәзер