90 СЕЗОН

array(0) { }
Башмагым JAZZ
2 сәгать 30 минут
Мюзикл
12+

Мәхәббәт башмакларга яисә распискага сатыла аламы? Сәрвәр белән Галимҗанның саф мәхәббәте комсызлык һәм саранлык тарафдарларын җиңеп чыга алырмы?

Ике гашыйкның кавышуына Башмак сәбәпче булган спектакльдә, беренче карашка, бар да гади. Ләкин Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзи кебек талантлы шәхесләр гадәти сюжеттан үлемсез әсәр иҗат иткәнгә, спектакль һәр чорда да үзенең актуальлеген югалтмый. 

“Башмагым JAZZ” спектакле дөньядагы иң бөек – Сөю хисенең бар байлыклардан өстен булуына тамашачыны кабат инандырыр. Җыр-бию, көлкеле вакыйгаларга бай булуы белән һәркемнең күңеленә хуш килер. 

Байлык колы булып яшәгәнче, мәхәббәт колы булуың мең өлеш артык – шуны истән чыгармыйк!!!

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 27 нче июнендә булды.

Авторы — Таҗи Гыйззәт; Җәүдәт Фәйзи музыкасы
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева
Дирижер һәм аранжировка авторы — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Хореографы — Резедә Муллагалиева
Хормейстеры — Алия Хәмзина
Ут кую буенча рәссам — Тарас Михалевский
Инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Глухова

Рольләрне башкаралар:

Сәрвәр — БАЙНАЗАРОВА ГӨЛНАРА (Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артисткасы)
Галимҗан — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР
Галимҗанның дусты — ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ, ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР, Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин, Рамил Вафин (КТУ студентлары)

Билетлар:

Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ