92 СЕЗОН

array(0) { }
Башмагым JAZZ
2 сәгать 30 минут
Мюзикл
12+

Мәхәббәт башмакларга яисә распискага сатыла аламы? Сәрвәр белән Галимҗанның саф мәхәббәте комсызлык һәм саранлык тарафдарларын җиңеп чыга алырмы?

Ике гашыйкның кавышуына Башмак сәбәпче булган спектакльдә, беренче карашка, бар да гади. Ләкин Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзи кебек талантлы шәхесләр гадәти сюжеттан үлемсез әсәр иҗат иткәнгә, спектакль һәр чорда да үзенең актуальлеген югалтмый. 

“Башмагым JAZZ” спектакле дөньядагы иң бөек – Сөю хисенең бар байлыклардан өстен булуына тамашачыны кабат инандырыр. Җыр-бию, көлкеле вакыйгаларга бай булуы белән һәркемнең күңеленә хуш килер. 

Байлык колы булып яшәгәнче, мәхәббәт колы булуың мең өлеш артык – шуны истән чыгармыйк!!!

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 27 нче июнендә булды.

Билетлар:

Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ Башмагым JAZZ