
Прокурор кечкенә шәһәрдә шау-шулы җинаятьне ачарга алына. Аңа бу эшне ахырына җиткерү бик мөһим һәм моның үз сәбәпләре бар…
Чөнки прокурорга әлеге җинаять үзе белән булган һәм аның (бөтен) тормышын үзгәрткән вакыйганы хәтерләтә.
Ул бер-бер артлы хәлиткеч адымнар аша үткәннәргә кайта. Прокурор узган вакыйгаларның кабатланмавын һәм җинаятьченең җаваплылыктан качып котылмавын тели.
Ул шахмат тактасындагы фигураларны күчереп, дөреслеккә ирешү юлларын эзли. Чөнки әлеге уеннан Кара һәм Ак якларның бәрелеше генә түгел, ә Прокурор белән үтерүче арасындагы көрәш нәтиҗәсе ачыкланачак.
Детектив монодрама сезне авыр югалтудан соң мәхәббәткә һәм дөреслекнең тантана итүенә ышаныч тапкан, үз эшенә һәм хакыйкатькә ихлас табынган кеше тарихы белән таныштыра.
Спектакльнең премьерасы 2021 елның 13 апрелендә булды.
Рольләрне башкаралар:
Билетлар: