Яңалыклар

13 НЧЕ ОКТЯБРЬ КАЗАНДА РОССИЯДӘ УЗАЧАК КИЛӘСЕ — 2019 НЧЫ ЕЛ — ТЕАТР ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ҮТТЕ

13 нче октябрь сәгать 11:00 дә Г.Камал театры каршындагы мәйданда 2019 нчы елда Россиядә узачак Театр Елына багышланган бәйрәм үтте. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге чарага кушылды. Килгән кунаклар үзләренең яраткан артистлары белән фотога төшеп, спектакльдән өзекләр карап, төрле конкурсларда катнашып, чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында, көннәрне санап бару…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген,5 нче октябрь, Татарстанның Халык артисты НӘҖМИЕВ НУРЕТДИН ГЫЙЛЬМИХАН улының туган көне. Хөрмәтле Нуретдин Гыйльмиханович, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!   

30 НЧЫ ОКТЯБРЬ — 6 НЧЫ НОЯБРЬ КӨННӘРЕНДӘ КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ IX ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ҮТӘЧӘК
К.ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ХАЛЫКАРА ӨЛКӘННӘР КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

Бүген, 30 нчы сентябрьдә,  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Театр артистларына һәм күп еллар дәвамында театрыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан театр хезмәткәрләренә багышланган әлеге чара үзгә җылы атмосферада үтте. Бай табын, җырлы тамаша, җылы сөйләшүләр безнең кунакларыбызның күңелләренә хуш килде.     

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген,30 нчы сентябрь, Татарстанның Атказанган артисты ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР улының туган көне. Хөрмәтле Харис Мөхәммәтнурович, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ ВЕТЕРАН АРТИСТКАСЫ- ВАЛЕЕВА НУРИЯ ХАМАТ КЫЗЫН ИСКӘ АЛУ ЧАРАСЫ УЗДЫ

27 нче сентябрь Кукмара шәһәренең Мәдәният йортында Татарстанның Атказанган артисты- Валеева Нурия Хаматовнаның якты истәлегенә багышланган чара узды. Чарада, бергә эшләгән хезмәттәшен искә алырга, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Кукмара районының Мәдәният бүлеге җитәкчесе — Рамил Бари улы Нуриев, Зур Кукмара авыл җирлеге рәисе — Галиев Марат Хәким улы һәм…

НОЯБРЬ АЕНА АФИША!!!
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 21 нче сентябрь, Татарстанның Атказанган артисткасы ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН кызының туган көне. Хөрмәтле Гүзәл Хөсәеновна, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ОКТЯБРЬ АЕНА АФИША!!!
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 20 нче сентябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР ИРШАТ улының туган көне! Хөрмәтле Илнур Иршатович, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!