Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ӘЛКИ РАЙОНЫ БАЗАРЛЫ МАТАК АВЫЛЫ ТАМАШАЧЫСЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» ПРЕМЬЕРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кичә, 5 нче март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Исламия ханым Мәхмүтованың туган ягы Әлки районы Базарлы Матак авылында «Син бит минем бергенәм» премьерасын тәкъдим итте. Исламия ханымны күркәм юбилее белән Әлки районы башлыгы Никошин Александр Федорович һәм урынбасары Лия Каюмовна Мәрдегәлләмова һәм зал тутырып килгән авылдашлары котлады. Исламия ханым туган…

АПРЕЛЬ АЕНА АФИША!!!

Тиздән, бик тиздән табигать кышкы япмасыннан арыначак. Әле яңа гына бөреләнеп килгән агачлар, яшеллеккә, яз һавасына күмелеп, караган спектакль турында фикер алышып кайтуларыннан да күңеллерәк, рәхәтрәк вакыт юктыр Ә Сез безнең белән килешәсезме?! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

КҮҢЕЛЛЕ ЯЛЛАР («МАНЗАРА» ТАПШЫРУЫ, 28.02.19)

Хәерле көн, дуслар! Кояшлы матур  көнегезне үзебезнең күңелле видео белән тагын да ямьләндерик әле.(«Манзара» тапшыруы, 28.02.19).

ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТКАСЫ ӘЛФИЯ ХӘСӘНОВА «ШӘХЕСЛӘР» РУБРИКАСЫ КУНАГЫ («ТАТАРЛАР» ТАПШЫРУЫ, 26.02.19)

Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова «Шәхесләр» рубрикасында сәхнә, иҗат, тормыш һ.б. турында үз фикерләре белән бүлеште («Татарлар» тапшыруы, 26.02.19).

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МАМАДЫШ ШӘҺӘРЕ ТАМАШАЧЫСЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» ПРЕМЬЕРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Язның беренче көнендә, 1 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мамадыш шәһәре тамашачысына “Син бит минем бергенәм” премьерасын тәкъдим итте. Спектакль Исламия ханым Мәхмүтованың күркәм юбилее уңаеннан күрсәтелде. Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Петрович Иванов, мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридонов һәм зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик…

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ!!!

Тинчурин театры үзенең иң яхшы спектакльләре белән сезнең шәһәр-районда!!! Көтеп калабыз!!! 1 март – Мамадыш шәһәре – “Син бит минем бергенәм” 5 март – Әлки районы Базарлы Матак авылы – “Син бит минем бергенәм” 12 март – Питрәч районы – “Төш” 19 март – Яшел Үзән шәһәре – “Син бит минем бергенәм” (“Горький” Мәдәният йорты,…

Ял мизгелләре турында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында (25.02.19)

25 нче февраль “Кояшлы” ял базасында булып узган күңелле ял мизгелләре белән уртаклашып үтәсебез килә. Бездән ташып торган яхшы кәеф, энергия сезнең кичләрегезне тагын да ямьләндерер!!! Спектакльләребез рухи азык булып, күңелләрегезне тагын да нурландырыр.

КҮҢЕЛЛЕ ЯЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ!!!

Күңелле ял мизгелләре!!!

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 25 февральдә, Татарстанның атказанган артисткасы ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ ЗАҺИТ кызының туган көне. Хөрмәтле Люция Заһитовна, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ТИНЧУРИНЛЫЛАР “КОЯШЛЫ” ЯЛ ИТҮ БАЗАСЫНДА БӘЙРӘМ ЧАРАСЫ УЗДЫРДЫ

25 нче февраль Театр елы һәм 23 нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәре уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры администрациясе һәм профком рәисе, әгъзалары театр артистлары һәм хезмәткәрләре өчен “Кояшлы” ял базасында күңелле ял итү чарасы уздырды. Коллектив чаңгыда, тимераякта һ.б. уеннарда көч сынашып, бүләкләргә лаек булды, шашлык, кайнар коймаклардан авыз итеп…