Яңалыклар

М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов укучылар белән очрашуда булды

17 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, Театр елы уңаеннан, Казанның “№3 Гимназия” укучылары белән очрашуда булды. Театрыбызның әйдәп баручы артистлары укучыларга сәхнә серләрен ачтылар, кызыклы мастер-класс үткәрделәр. Укучылар да яраткан артистларына бүләккә Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Җылы очрашу мизгелләре…

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова туган ягы Питрәч районында очрашуда булды

Театр елы уңаеннан оештырылган очрашуда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гөлназ Нәүмәтованы һәм килгән кунакларны Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерий улы һәм Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фазылҗанов Азат Фирдинант улы сәламләде. Очрашу мәктәп укучыларының чыгышлары һәм Гөлназ ханым тарафыннан сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класс белән үрелеп барды….

Тинчурин театры ТР Милли музей филиалы Казан Кремлендәге “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасында кунакта

15 нче апрель Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиева ТР Милли музей филиалы Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында теркәлгән “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашуда булды. 2019 ел –  Театр елы уңаеннан үткәрелгән чарада Миләүшә ханым килгән кунакларны үзенең иҗат юлы белән таныштырып узды, шулай ук ветераннар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде….

Тинчурин театры артистлары Г. Тукай каберенә чәчәкләр салды

15 нче апрель татар җәмәгатьчелеге халкыбызның йөзек кашы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай каберенә зыярәт кылды, чәчәкләр салды. Әлеге чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнашты.      

Котлыйбыз!!!

Дуслар, бездә сөенечле хәбәр! ТР Президенты указы нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хөрмәтле хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, яңа иҗади үрләр телибез!

Котлыйбыз!!!

Бүген, 15 апрельдә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — театрыбызның реквизит бүлеге мөдире ВӘЛИТОВ ГАБДЕЛСАМАТ ӘГЪЛИ улының туган көне!!! Хөрмәтле Габделсамат Әгълиевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, илһамланып, театрдан озак еллар аерылмый яшәвегезне телибез!

“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта

11 нче апрель, мәктәп укучыларына театрыбыз буйлап сәяхәт оештырылды. Таныштыру күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек ясалулары турында сөйләде. Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның…

Игътибар! Афишада үзгәреш!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген, 11 нче апрель, билгеләнгән «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле, техник сәбәпләргә бәйле рәвештә, «Күрәсем килгән иде…» спектакле белән алыштырыла. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

Тинчурин театры Апас районы тамашачыларына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте

9 нчы апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районында яшәүче тамашачыларыбызга «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте. Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм әфәнде Мингазиев барлык тамашачылар исеменнән, театр коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Киләсе очрашуларга кадәр!!!       

Мәскәү гастрольләре (Фоторепортаж)

3 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына «Син бит минем бергенәм» премьерасын тәкъдим итте. Хөрмәтле Мәскәү тамашачысы, театрыбыз коллективы исеменнән ике көн дәвамында безнең белән булуыгыз, зал тутырып килүегез, алкышларыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! Киләсе очрашуларга кадәр!!!