Яңалыклар

Тинчуринлылар Ә. Еникигә багышланган очрашуда катнашты

25 апрельдә Муса Җәлил музей-фатирында халык язучысы Әмирхан Еникигә багышланган «Кешеләр һәм язмышлар…» дип исемләнгән очрашу узды. Иҗади очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм музей мөдире Розалия Чабатова катнашты. Әлфия Хәсәнова Әмирхан Еники әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле турында таныштырды, үзе башкарган өлкән…

Тинчуринлылар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шул уңайдан иртән Казанның Г.Тукай исемендәге скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды. Чарада тинчуринлылар да катнашты. Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясе була. Туган тел көнен татар театрында татарча спектакль…

Тинчурин театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре

1-2 май көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре. Рәхим итегез!!!

Тинчурин театрында ачык дәрес узды

25 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” студиясенең ачык дәресе узды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин җитәкчелегендә балалар, Г.Тукай туган көне уңаеннан, бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, төрле уен-күнегүләр ясадылар, “Туган тел” җырын җырлап килгән кунакларны, әти-әниләрне куандырдылар….

Тинчурин театры өмәдә

25 нче апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре өмә оештырды. Тинчуринлылар, матур гадәткә тугры калып, елдагыча, Казанның Кәрим Тинчурин паркын тәртипкә китерде.        

Тинчурин театрында Равил ага Тумашевны искә алдылар

21 нче апрельдә режиссер, педагог, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевка 96 яшь тулган булыр иде. Театрда баш режиссер булып 1963-1985 нче елларда эшләгән. Равил аганың туган көне уңаеннан театрга кызы, доцент, филология фәннәре докторы Ләйсән ханым Тумашева һәм тормыш иптәше профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм…

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова укучылар белән очрашуда булды

22 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова, Театр елы һәм бөек шагыйребез Г. Тукай туган көне уңаеннан, Казанның “№121 Лицей” укучылары белән очрашуда булды. Театрыбызның әйдәп баручы артисткасы Гөлназ ханым укучыларга сәхнә серләрен ачты, кызыклы мастер-класс үткәрде. Зөлфия ханым…

Тинчурин театры — кабат «Ел Хәйриячесе» Республика конкурсы җиңүчесе

22 нче апрель Казан Кремлендә «2018 ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кабат «Ел хәйриячесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина балалар бакчасында кунакта

18 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның халык артисткасы Ләлә ханым Миңнуллина һәм театрның музей мөдире Розалия ханым Чабатова Казанның 144 нче номерлы балалар бакчасында театр елына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Бәйрәм башланыр алдыннан бакча тормышы белән танышып уздылар, балалар белән җылы аралашу аеруча…

Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова “ZAMAN” Татар блогинг мәктәбе катнашучыларына мастер-класс үткәрде

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган “ZAMAN” Татар блогинг мәктәбе катнашучылары белән очрашты. Гөлназ ханым катнашучылар белән кызыклы мастер-класс үткәрде. Шулай ук сәхнә нечкәлекләрен ачты, яшь буынга үзенең саллы киңәшләре, тәҗрибәсе белән дә уртаклашып узды.