Яңалыклар

РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВА ҺӘМ АРТЕМ ПИСКУНОВ HUZUR TV ТЕЛЕКАНАЛЫ КУНАКЛАРЫ

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары — Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов Huzur TV телеканалы тамашачылары өчен тормышларының матур күңелле, шул ук вакытта авыр минутлары турында хатирәләрне яңартты.

2019 ЕЛ — РОССИЯДӘ ТЕАТР ЕЛЫ!!!
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА КУНАКТА УКЫТУ-ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ — «ЯРДӘМ» МӘЧЕТЕ МӨСЕЛМАННАРЫ

Кичә, 5 нче февраль, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында укыту-тернәкләндерү үзәге — «Ярдәм» мәчетеннән килгән кунаклар «Алтын көз» спектаклен карады. Шулай ук спектакль алдыннан Алинә Фәттахова театрыбыз тарихы белән таныштырып узды, күргәзмә залында урнашкан экспонатлар турында матур хатирәләрне яңартты. Кунакларыбызны «Алтын көз» спектакле үзенең куелышы, артистларның матур уены белән җәлеп итте.    

АСЫЛ ХАНЫМ («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 05.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА)

«Артист буласым килә!» «Мин үзем сайлаган язмыштан бик канәгать…» Һай, гомер күперен узганда һәркем шулай дип әйтә алсын иде ул! 55 ел сәхнә күрке булган, һәрбер образга үзенең җан җылысын күчергән РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың ихлас сүзләре бу. Тикмәгә генә аны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының «алтын баганасы»на тиңләмиләр…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 3 февральдә, Татарстанның атказанган артисткасы САФИУЛЛИНА ИЛСӨЯР МИҢНУР кызының туган көне!!!Хөрмәтле Илсөяр Миңнуровна, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 2 февральдә, Татарстанның атказанган артисты МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ улының туган көне! Хөрмәтле Сәлим Григорьевич, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР УЛЫНЫҢ АРАБЫЗДАН КИТҮЕНӘ 2 ЕЛ

Бүген, 1 нче февральдә, Татарстанның халык артисты ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР улының арабыздан китүенә 2 ел. Тимергали аганың якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана.

МАРТ АЕНА АФИША!!!

БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫЛАРЫБЫЗ!!! Сизәсезме, кояш көннән-көн озаграк балкый, көннәр озыная башлады?! Тинчурин театры ямьле җылы язларның якынлашуын тагын да тизләтү максатыннан сезнең игътибарыгызга Март ае афишасын тәкъдим итә. Кичләрегезне алдан ук планлаштырыгыз. Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

СӘХНӘДӘШЛӘРЕ: «УЛ БҮТӘН ИДЕ» («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 24.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА, ДӘВАМЫ…)

Зөфәр Харисов, ТРның халык артисты: – Тәслимә белән мине нәрсә бәйли иде? — ул рухташым, иҗатташ дустым, сәхнәдәшем иде. Беләсезме, аның турында бүген үткән заманда сөйләве бик кыен. Безнең Тәслимә белән беренче көннәрдә үк «җеннәребез» килеште: иң әүвәл театрда өчәү (берсе Фәнәвил Галиев) яңа ел бәйрәмен башлап җибәрдек. И.Юзеевнең «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклендә партнёрлар идек. Рухташым нинди генә эшкә алынса да — сәхнәдә уйныймы, студентлар укытамы —…

СӘХНӘДӘШЛӘРЕ: «УЛ БҮТӘН ИДЕ» («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 23.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА, ДӘВАМЫ…)

«Бөтен артистлар алдында да баш иям. Чөнки артист – гайре табигый зат, фидакарь зат», – дигән иде Хәләф кызы. Аның сәхнәдәшләренә хөрмәте зур иде. Тик дус булырдай аркадашлары бөтенесе дә түгел иде. Монысы да чын талант иясенә хас. «Арысланнар көтү-көтү йөрми», –дияр иде Туфан абый Миңнуллин. Бүген Тәслимә якын күргән берничә артистыбыз үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Марсель Җаббаров, ТРның халык…