90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Нәүрүз – 2021”: матбугат конференциясе!

8 нче июнь, 14.00 сәгатьтә, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале матбугат үзәгендә Татарстан театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Әлеге чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 7 нче июнь көнне фестиваль кысаларында күрсәтелгән “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленә бәйле кызыклы фактлар белән уртаклашты.