Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса!
Үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм хәзер йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырырга, шуңа кияүне урларга булалар.
Татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә дә моң ярылып ята. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.
{:tt}«Ал яулыклы язмышым» — адашкан мәхәббәт тарихын бәян итә. Ирекле яшәгән, гомере тәгәрмәч өстендә узган шофер Ильяс көннәрнең берендә ягымлы, саф күңелле Әсәлне очрата. Аларның мәхәббәте чын һәм нык булып
{:tt}Татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчереп, режиссер Илнур Гарифуллин, ирония һәм комедия аша XX йөздә формалашкан татар мәдәнияте үсешенә каршы
Саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми, Айнур исеме аның күңел түрендә. Ләкин язмыш аларны шактый сыный. Алинә белән Айнур югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Тик үткәндә калган ярату өчен күпме көч һәм сабырлык белән ирешелгән бүгенгене җимерергәме?! Ике күзе дә дөм сукыр Айнур Алинәгә “тормыш упкынына” бергә сикерергә кулын сузармы?!
Бакча балалары, 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Нәни дусларыбызга театрның тылсымлы матур дөнья икәнлеген төшендерү күздә тотыла. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән таныштыру көтелә.
Иртәме- соңмы беренче мәхәббәт безнең һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кемнәрдер өчен упкынга әверелә.
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
Ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Яшьләрнең яшьлек җүләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил картның күңеленә тия.
{:tt}Чара барышында күренекле шәхесләр тормышы, аларның тарихы турында кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә узачак. 1910 елда К.Тинчурин беренче татар профессиональ театр труппасына актер итеп кабул ителә. Шул вакыттан ул үзен тулысынча
{:tt}Җәйге сезонның иң әһәмиятле вакыйгасы — театрның матур һәм уңайлы верандасында узачак җылы кичәләр. Искиткеч гүзәл манзара, ямьле кичкә романтика өстәүче шәмнәр, тере музыка һәм шигърият. Игътибар үзәгендә — күренекле
Экскурсиягә килгән тамашачы бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты, нәсел шәҗәрәсе, гаиләсенең шәхси әйберләре белән таныша ала.
“Хан кызы Турандык” – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый.
{:tt}2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең ике буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны