Новости

13.01.2019
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 13 гыйнварда, Татарстанның атказанган артисткасы ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ ӘХТӘМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөлфия Әхтәмовна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
6.01.2019
ФЕВРАЛЬ АЕНА АФИША!!!

ДУСЛАР!!! Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ ҺӘМ КЫШКЫ КИЧЛӘРНЕ БЕРГӘ ҮТКӘРЕРГӘ ЧАКЫРА!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

Читать
3.01.2019
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанның халык артисткасы ӘСФӘНДЬЯРОВА ҖӘМИЛӘ ЕФИМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Җәмилә ханым, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, киләчәктә дә театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
31.12.2018
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!!!

Кадерле дуслар! Тинчурин театры коллективы сезне Яңа 2019 ел белән чын күңелдән котлый! Киләсе ел һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, гаиләләрегезгә иминлек китерсен! Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга, шатлыклы мизгелләргә һәм иҗади ачышларга бай булсын! Яңа елда барлык хыялларыгыз, хәерле уй-ниятләрегез тормышка ашсын! Ел дәвамында безнең белән булуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләсе елда…

Читать
30.12.2018
30 НЧЫ ДЕКАБРЬ КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНДА ТЕАТР АРТИСТЛАРЫ ҺӘМ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ БУЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

30 нчы декабрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында театр артистлары һәм хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел тамашасы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)/     

Читать
28.12.2018
БӘЙРӘМ КӨННӘРЕНӘ АФИША!!!

Елның иң тылсымлы, әкияти бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, шуңа күрә дә, Сезне, Яраткан тамашачыларыбыз, Яңа ел белән котларга ашыгабыз!!! Бездән сезгә бүләк — Тинчурин театрының иң, иң яхшы спектакльләре!!! Яңа — 2019 нчы елны бергә каршылыйк!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

Читать
27.12.2018
ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТКАСЫ ГҮЗӘЛ ГАЙНУЛЛИНА «МАНЗАРА»ДА КУНАКТА (24.12.18)

Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина «Манзара»да кунакта (24.12.18)/

Читать
27.12.2018
ТИНЧУРИН КЫШ БАБАЕ БЕЛӘН КАР КЫЗЫ «ДУСЛЫК» ҮЗӘГЕНДӘ БУЛЫП КАЙТТЫ

Бүген, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кыш бабае һәм Кар кызы Казан шәһәре яшьләр учреждениесе «Тәртибе кискен үзгәргән һәм яшь үсмерләр өчен социаль реабилитация үзәге «Дуслык» та булып кайтты.Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, хәтта, акробатик номерлар ясап, Кыш бабай белән Кар кызын шаккаттырдылар. Кыш бабай аларга тәмле күчтәнәчләрен өләште….

Читать
26.12.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 26 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы МӨСӘЛЛӘМОВА АЙСЫЛУ ИЛНУР кызының туган көне!!! Кадерле Айсылу, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, шатлык-куанычлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!    

Читать
25.12.2018
ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА ҮЗЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ ПРЕМЬЕРАСЫН ЧЫГАРДЫ ҺӘМ КОТЛАУЛАР КАБУЛ ИТТЕ («ТАТАР-ИНФОРМ» 22.12.18, АВТОР — РУЗИЛӘ МӨХӘММӘТОВА)

Юбилеен драматург һәм режиссер буларак каршылаган Тинчурин театрының легендар актрисасына медальләр, алтын сәгать, рәхмәт хаты бирделәр. Тинчурин театры актрисасы Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилее уңаеннан премьера чыгарды һәм “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален кабул итте. Актрисага медальне, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын, алтын сәгатьне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды….

Читать