Новости
БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫЛАРЫБЫЗ!!! Сизәсезме, кояш көннән-көн озаграк балкый, көннәр озыная башлады?! Тинчурин театры ямьле җылы язларның якынлашуын тагын да тизләтү максатыннан сезнең игътибарыгызга Март ае афишасын тәкъдим итә. Кичләрегезне алдан ук планлаштырыгыз. Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/
Зөфәр Харисов, ТРның халык артисты: – Тәслимә белән мине нәрсә бәйли иде? — ул рухташым, иҗатташ дустым, сәхнәдәшем иде. Беләсезме, аның турында бүген үткән заманда сөйләве бик кыен. Безнең Тәслимә белән беренче көннәрдә үк «җеннәребез» килеште: иң әүвәл театрда өчәү (берсе Фәнәвил Галиев) яңа ел бәйрәмен башлап җибәрдек. И.Юзеевнең «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклендә партнёрлар идек. Рухташым нинди генә эшкә алынса да — сәхнәдә уйныймы, студентлар укытамы —…
«Бөтен артистлар алдында да баш иям. Чөнки артист – гайре табигый зат, фидакарь зат», – дигән иде Хәләф кызы. Аның сәхнәдәшләренә хөрмәте зур иде. Тик дус булырдай аркадашлары бөтенесе дә түгел иде. Монысы да чын талант иясенә хас. «Арысланнар көтү-көтү йөрми», –дияр иде Туфан абый Миңнуллин. Бүген Тәслимә якын күргән берничә артистыбыз үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Марсель Җаббаров, ТРның халык…
25 нче гыйнвар Казан шәһәре мәктәп укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт ясады. 2019 нчы ел – Театр елы уңаеннан оештырылган очрашуда музей мөдире Розалия ханым Чабатова укучыларны театрыбыз тарихы белән таныштырды, шулай ук бина буенча экскурсия ясады. Очрашуыбызның матур мизгеле булып, укучыларга “Али баба һәм өч карак” спектакле күрсәтелүен дә…
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов: «Театр мине шәхес буларак ачты, үстерде, тәрбияләде» «Татарлар» тапшыруы, 22.01.19.
Моннан 3 ел элек, 2016 елның 25 гыйнварында, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов арабыздан вакытсыз китеп барды. Наил аганың якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова – Тинчурин театрының үзе бер эпохасы. Театрны – ансыз, аны театрсыз күз алдына китереп тә булмый. 1 декабрь көнне актрисага 75 яшь тулды. Ә ул һаман сәхнәдә. Юбилеен да Исламия апа үзе куйган «Син бит минем бергенәм» спектакле белән билгеләп үтәчәк. – Исламия апа, бернинди махсус белем алмыйча…
Бүген, 23 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ КӘРИМ кызының туган көне!!! Кадерле Лилия, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!
«Аның белән теләсә кем дуслаша алмыйдыр. Моның өчен ул күтәрелгән биеклекне чамаларга һәм үзең дә шул биеклектә торып калырга кирәктер. Рухына бөтенләй ят кешеләр белән бик үк аралашырга да яратмый бугай ул. Бу затның холкын нинди сүзләр белән билгеләп була? Гаҗәеп дәрәҗәдә сизгер, ялган-хәйләләрне белми, эчкерсез, гадел, мөгаен, тамырларында аксөякләр каны агадыр — нәзәкатьле, горур,…
Бүген, 16 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры ГАРИПОВА РЕЗЕДА ИРЕК кызының туган көне!!! Хөрмәтле Резеда Ирековна, Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, саекмас илһам, иҗади уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын, тамашачыларыбызны яңадан-яңа спектакльләр белән сөендереп торуыгызны теләп калабыз!