Новости

24.12.2018
СӘХНӘ ПАТШАБИКӘСЕ ЮБИЛЕЕН СӘХНӘДӘ УЗДЫРДЫ («ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ САЙТЫ 24.12.18, АВТОР — АЛИЯ ӘБРАРОВА)

Бар гомерен, көчен халыкка хезмәткә багышлаган бөек шәхесләребез, Аллага шөкер, “бар” дип горур төстә әйтә алабыз. Милләтпәрвәрләребез арасында аерым урынны, һичшиксез, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова алып тора. Театр өлкәсендә 55 ел эшләү дәверендә Исламия ханым 150 дән артык төрле пландагы образлар иҗат итте, халык мәхәббәтен яулады, Татар театры үсешенә, алгарышына…

Читать
24.12.2018
ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН ТЕАТРЫБЫЗДА АРТИСТКАНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ЮЛЫН ЧАГЫЛДЫРГАН – “ТОРМЫШЫМНЫҢ МАТУР МИЗГЕЛЛӘРЕ” ДИП АТАЛГАН КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ

Театрыбызның Күргәзмәләр залында музей мөдире – Розалия ханым Чабатова тырышлыгы белән Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә килгән кунаклар, тамашачылар игътибарыннан читтә калмый. Биредә артистканың башкарган рольләреннән костюмнар, фотографияләрның бер өлеше генә урын алса да, алардан Исламия ханымга хас җылылык, нур үзенә тартып тора. Биредә…

Читать
23.12.2018
ЮБИЛЕЙ МИЗГЕЛЛӘРЕ ТУРЫНДА «ТАТАРСТАН ХӘБӘРЛӘРЕ»НДӘ (21.12.18)
Читать
23.12.2018
МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА ЮБИЛЕЕНА АЛТЫН СӘГАТЬ БҮЛӘК ИТТЕ («ШӘҺРИ КАЗАН» 22.12.18, АВТОР — АЛИСӘ ШӘРӘФИЕВА)

Минтимер Шәймиев Исламия Мәхмүтова юбилеена алтын сәгать бүләк итте Кичә, 22 декабрь көнне, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында зурлап юбилеен билгеләп үтте. Актриса тамашачыларга үзе язган “Син бит минем бергенәм” пьесасын тәкъдим итте. Пьеса алдан да озак еллар Тинчурин театрында барган иде инде. Спектакльнең режиссеры да Исламия апа үзе. -Спектакльне туган…

Читать
22.12.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 22 декабрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы НӘҮМӘТОВА ГӨЛНАЗ ШӘҮКӘТ кызының туган көне!!! Кадерле Гөлназ, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
21.12.2018
21 НЧЕ ДЕКАБРЬ, РСФСРНЫҢ АТКАЗАНГАН, ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ – ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА 75 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ!!!

Исламия ханым 55 ел эчендә йөз илледән артык төрле пландагы образлар иҗат итеп, халык мәхәббәтен яулый. Зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын басып алкышлады, чәчкәләргә күмде, күркәм юбилее хөрмәтеннән үзенең изге теләкләрен теләде. Исламия Һидиятулла кызының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә, килгән кунакларны бөек артистканың тормыш сәхифәләре белән таныштырды….

Читать
18.12.2018
ЯҢА ЕЛ — ӘКИЯТ ҺӘМ МОГҖИЗАЛАР ВАКЫТЫ!

Ачык төстәге костюмнар, декорацияләр һәм сюжет белән эшләнгән тамаша сезнең һәм балаларыгыз өчен вакытыгызны менә дигән үткәрергә шәп мөмкинлек! Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, “Кар бөртеге маҗаралары” татар һәм рус телләрендә эшләнгән беренче яңа ел тамашасы! Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән һәркем тәмле бүләкләр алачак. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда, балалар Кыш бабай, Кар кызы…

Читать
18.12.2018
ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА «МАНЗАРА» ТАПШЫРУЫНДА КУНАКТА (13.12.18)

Исламия ханым Мәхмүтова белән әңгәмәне карый алмый калган булсаң, менә дигән мөмкинлек!

Читать
17.12.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 17 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР РАМИЛ улының туган көне!!! Кадерле Айдар, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!

Читать
16.12.2018
БҮГЕН, 16 НЧЫ ДЕКАБРЬ, «АК БҮРЕ» СПОРТКОМЛЕКСЫНДА ТАТАР ИҖАТ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА III ДУСЛАРЧА МИНИ-ФУТБОЛ ТУРНИРЫ БУЛЫП УЗДЫ

Бүген, 16 нчы декабрь, «Ак Бүре» спорткомлексында Татар иҗат командалары арасында III дусларча мини-футбол турниры булып узды. «Кәрим Тинчурин театры» командасы, катнашып, матур уен күрсәтүләре өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде. Егетләребезгә Зур рәхмәт!!!    

Читать