Новости

21.11.2018
ДУСЛАР, ЯКЫНЛАШЫП КИЛҮЧЕ ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ СЕЗ ӘЛЕ ҺАМАН БҮЛӘК ЭЗЛИСЕЗМЕ, НӘРСӘ АЛЫРГА БЕЛМИСЕЗМЕ?! ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК — БЕЗНЕҢ СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ БИЛЕТ!

Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Тиздән 25 ноябрь — Әниләр көне җитә. Тинчурин театры барлык Әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлый һәм үзенең иң яхшы спектакльләренә чакырып кала. Шулай ук театрыбызда 500, 1000 сум күләмендәге бүләк сертификатлары алу мөмкинлеге барлыгын да искәртеп узабыз. Театрга бүләк сертификаты — якыннарыгызны, дусларыгызны сөендерер өчен иң яхшы сюрприз булыр дип…

Читать
20.11.2018
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНДӘ!!!

22-23 нче ноябрь «Энергетик» Мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Ефәк баулы былбыл кош», «Алай түгел, болай ул» спектакльләре белән сезнең шәһәрдә!!! Касса: 8(8552) 70-10-93 Электрон билет алу:http://tickets.tinchurinteatr.ru/

Читать
18.11.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 18 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор РӘШИД МУЛЛАГАЛИ УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИННЫҢ туган көне. Хөрмәтле Рәшид Муллагалиевич, гомер бәйрәмегез котлы булсын! Тупланган тормыш тәҗрибәгез һәм зирәклегегез Сезгә тагын да югарырак үрләргә ирешергә ярдәм итсен! Ныклы сәламәтлек, саекмас илһам, уңышлар һәрдаим юлдашыгыз…

Читать
17.11.2018
К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 12 НЧЕ НОЯБРЬ – ЯР ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНДА УЗДЫ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 12 нче ноябрь – Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында узды. Биредә Мөслим, Чаллы, Тукай, Актаныш, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән…

Читать
16.11.2018
РӨСТӘМ ГАЙЗУЛЛИН: «ЙОРТТАГЫ ЙОРТТА КАЛСЫН» («СӨЕМБИКӘ» ЖУРНАЛЫ 18.10.2018)

ЙОРТТАГЫ ЙОРТТА КАЛСЫН Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән… Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне… Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя… Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, Татарстанның атказанган артисты. гаилә…

Читать
16.11.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 16 ноябрьдә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ улының туган көне!!! Хөрмәтле Зөфәр Назыймович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
15.11.2018
ДЕКАБРЬ АЕНА АФИША!!!

ДУСЛАР!!! Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ ҺӘМ КЫШКЫ КИЧЛӘРНЕ БЕРГӘ ҮТКӘРЕРГӘ ЧАКЫРА!!!

Читать
14.11.2018
К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 9 НЧЫ НОЯБРЬ – БУА ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНДА БАШЛАНЫП КИТТЕ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры –  9 нчы ноябрь – Буа дәүләт драма театрында башланып китте. Биредә Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2….

Читать
13.11.2018
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯНГЫН СҮНДЕРҮ-САКЛАУ ХЕЗМӘТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ВАЗЫЙФАСЫНА ЭШКӘ ЧАКЫРА

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янгын сүндерү-саклау хезмәте җитәкчесе вазыйфасына эшкә чакыра. Тулырак мәгълүматны театрның кадрлар бүлегенә (843) 264-35-18 телефоны буенча шалтыратып белешергә була. Рәхим итегез! 

Читать
13.11.2018
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 13 ноябрьдә, ХӘБИБУЛЛИН САЛАВАТ СӘГЫЙДУЛЛА улының туган көне!!! Хөрмәтле Салават Сәгыйдуллович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать