Коллектив

ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ХӨСӘЕН КЫЗЫ

Туган елы:

22 Сентябрь 1976

Туган урыны:

Гүзәл Хөсәен кызы Гайнуллина Татарстан Республикасының Сарман районы, Сарман авылында туа.

Мактаулы исеме:

Г.Х. Гайнуллина театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2018) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Г.Х. Гайнуллина, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша.