90 СЕЗОН

array(0) { }
Кароль
1 сәгать 45 минут
Абсурд комедиясе
16+

«Кароль» – 1961 елда Польшада Славомир Мрожек тарафыннан язылган искиткеч пьеса.

Әсәрдә дүрт субъект, дүрт катнашучы бар: Окулист, Онык, Бабай һәм Кыз. Тагын бер катнашучы  объект – ул мылтык. “Әгәр дә мылтык бар икән – ул атарга тиеш”- дип раслый спектакльдәге төп персонажларның берсе табиб. Һәм, шулай итеп, алар һәр катнашучыда, табибка күренергә килгән һәрбер пациентта  мифик, шартлы Карольне күреп, аталар да.

Бабай ниндидер бер Карольне табар һәм, ниһаять,  аны атар өчен, Оныгы белән күзлек алу максатыннан күз табибына киләләр. Кем ул “Кароль”, аның төс-кыяфәте нинди, ни өчен атарга кирәк үзен – анысы билгесез. Ләкин моны кичекмәстән, һичшиксез башкарырга кирәк. Башкача – тормыш, тормыш түгел. Озакка сузылган бәхәстән соң, Онык Окулистның күзлеген тартып алып Бабайга кидерә. Шулчак Бабай табибта эзәрлекләнгән Карольне таный.  Окулист үзен башка кеше белән бутауларын аңлап алып, үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен читкә этәрергә тырыша һәм эзәрлекләнгән “чын” Кароль аның янына әле килергә генә тиешлеген хәбәр итә. Һәм шулчак корбанга ау башлана. Корылган мылтык, ниһаять, ата…

Тоталь “каролизм” идеясе, Карольне һәркемдә күрү, безнең һәрберебез дә күпмедер күләмдә “Карольләр” барлыгы әсәрдә ачык күренә. Шунлыктан “безнең һәрберебез күпмедер дәрәҗәдә “Кароль” һәм без барыбыз да үзенчә “ул” икән, бу берәребезне алып ташлап аның урынына икенчесен куеп була дигән сүз.

Славомир Мрожекның аерым бер чорга, заманга бәйле булмаган “Кароль” абсурд комедиясен Р.М.Заһидуллин милли театр үзенчәлекләрен истә тотып сәхнәләштерә.  Әлеге абсурд комедиясе Татарстанда беренче мәртәбә куела.

Спектакльнең премьерасы 2016 елның 10 февралендә булды.

Драматургы — Славомир Мрожек
Режиссеры, сценография авторы һәм музыкаль бизәлеш — Рәшид Заһидуллин
Хореографы — Никита Жестков
Видеокүренешләр буенча режиссер — Александра Сенчукова
Видеооператоры — Олег Семченко

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Кароль Кароль Кароль Кароль Кароль Кароль