90 СЕЗОН

array(0) { }
Бер күрешү – үзе бер гомер!
2 сәгать
Җырлы-биюле комедия
16+

Игътибар! Өйләнешкән парлар, гаилә бәхетенең рецептын саклап калырга ашыгыгыз!

Әхмәт һәм Мәрьям бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә  сөйгәнеңнең  кесәсе калын булып,  аның “куышы” Мальдив утрауларында булса – ул чакта уртак тормышның  җәннәткә әвереләсенә Мәрьямнең һич шиге юк.  Ә Әхмәт исә, киресенчә, ашказаның көндәлек тормышның чынбарлыгын гел искә төшереп торуга карамастан, җанга якын “куышыңның”    түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын, кадерле  урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериаллар ярата һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк.  Әхмәт исә, сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган  өй турында хыяллана.

Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга  көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да  кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.

Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган.

Спектакльнең премьерасы 2014 елның 6 ноябрендә булды.

Драматургы — Фәнис Яруллин
Режиссеры һәм сценография авторы — Рәшид Заһидуллин
Композиторы — Мәсгут Имашев
Музыкаль бизәлеш — Ксения Мөхәммәтҗанова
Хореографы — Лилия Зиннәтуллина
Хормейстеры — Алия Хәмзина

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер! Бер күрешү – үзе бер гомер!