90 СЕЗОН

Проектлар

Гаилә тарихы

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының барлык мәктәп һәм гаилә театрлары катнаша ала. Әлеге фестиваль-конкурсны уздыру театрыбыз белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Моннан тыш ул балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайта, әдәбияткә уңай мөнәсәбәт, патриотлык һәм гражданлык хисләре уята, туган телебезгә хөрмәт тәрбияли.

Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының гомумбелем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала.

Төп шартлар

  • Спектакль Махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле һәм башка үзегез теләгән ирекле темаларга иҗат ителә ала;
  • Вакыты 20 миннуттан артмаска тиеш;
  • Һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу шарт;
  • Катнашучылар үзләренә һәм җанатарларына чыгыш ясаган көнне кич буласы спектакльгә билет алырга тиеш (“Пушкин картасы” ярдәмендә дә мөмкин). Сатып алынган билетлар буенча Гала-концертта бүләкләр уйнатылачак;
  • Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәкләр.

Этаплар:

  • 2023 нче елның 1 нче октябренә кадәр электрон элемтә аша гаризалар кабул ителә. (karimkonkurs@mail.ru).
  • 2023 нче елның 1 нче октябреннән – 31 нче октябренә кадәр катнашучылар театрда алдан хәзерләнгән программа буенча өзекләр күрсәтәләр. Җиңүчеләр билгеләнә.
  • 2023 нче елның 2 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Гала-концертта булачак. Җиңүче итеп игълан ителгән мәктәпне һәм гаиләне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз канаты астына ала (подшефство).

Контактлар:

Тел: 8 (843) 236-53-43

Җаваплы: Л. И. Гараева, Финанс сораулар һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча директор урынбасары

Эл.почта: karimkonkurs@mail.ru

Адрес: Казан шәһәре, Горький ур.,13 йорт

Түбәндәге нигезләмә Гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсының (алда Фестиваль) төп максатларын, бурычларын һәм үткәрү срокларын билгели.