
2 сәгать 10 минут
Комедия
6+
Тормыш сюрпризларга бай. Бер көтелмәгән вакыйга үз көенә аккан гадәти тормышның бик тиз астын-өскә китерергә, җан тынычлыгын алырга мөмкин!..
Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаториягә путевка бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаториягә хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз! Тик… татлы мизгелләр бик тиз чәлпәрәмә килә! Тыныч үтәргә тиешле көн тынгысызга әйләнә…
Спектакль гади, көлкеле вакыйгалар аша җитди проблемалар хакында сөйли.
Спектакльнең премьерасы 2008 нче елның 3 июнендә булды.
Драматургы —
Шамил Фәрхетдинов
Режиссеры —
Рәшид Заһидуллин
Рәссамы —
Роман Моров
Композиторы —
Чыңгыз Абызов
Хореографы —
Елена Макришина
Рольләрне башкаралар:
Солтан —
ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ, Фәрхетдинов Шамил
Роза —
НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ
Альберт —
МИФТАХОВ СӘЛИМ
Эльвира —
ТӨХФӘТУЛЛИНА РЕЗЕДӘ
Римма —
ӘСФӘНДЬЯРОВА ҖӘМИЛӘ
Шәрифә —
МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ
Луиза —
СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ, ШАКИРОВА КАМИЛӘ
Марат —
ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ, ПИСКУНОВ АРТЕМ