2 сәгать 10 минут
Комедия
6+
Әсәрдә төп каһарман – бозык бай улы. Ул үзе шикелле дуслары белән бергәләп, бер татар баен таларга план корып йөри. Егетнең максаты – байны талап акчасын алу, ә аннан әлеге җинаятьтә яшь язучы егетне гаепләп калдыру.
Әмма бай малаеның уйлары тормышка ашмый кала. Тинчуринның барлык әсәрләрендәгечә яхшылык явызлыкны җиңеп чыга. Җинаятьче үз җәзасын ала. Спектакль җиңел карала. Чөнки әлеге әсәрдә мәхәббәт тә, җыр-бию дә, юмор да – барысы да бар.
Спектакльнең премьерасы 2009 нчы елның 26 нчы октябрендә булды.
Билетлар:
Гөләндәм туташ хатирәсе
Гашыйклар тавы
Мәхәббәт баскычы
Назлы кияү