90 СЕЗОН

Коллектив

ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ

Туган урыны:

Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин 1976 елның 22 августында Татарстан Республикасының Теләче районы, Зур Мишә авылында туа.

Мактаулы исеме:

А.Г. Фәтхуллин театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2016) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

А.Г. Фәтхуллин, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2002 нче елда Төрки халыкларның VII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа роле өчен, "Актерлык уңышы" номинациясендә җиңү яулый. 2009 нчы һәм 2019 нчы елда Республика дәүләт театрларының Театраль Сабан туенда Милли көрәш буенча Абсолют батыр кала һәм автомобиль белән бүләкләнә.

РОЛЬЛӘРЕ:

Миргали – “Аферист” Нәкый Исәнбәт

Хәмзә бай – “Беренче театр” Галиәсгар Камал

Юлбатыр – “Тылсымлы арена” Шамил Фәрхетдинов

Идеал – “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Мисхәт – “Акча бездә бер букча” Зөлфәт Хәким

Поезд бригадиры, Беренче ир – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Рәхим абый – “Гомер буе сине көтәм” Илһам Гали

Хәлил – “Соңгы әсәр” Кәрим Тинчурин (Илһам Гали инсценировкасы)

Гыйләҗетдин бай – “Шаян Гөлшаян” Мирсәй Әмир

Зыя – “Башмагым JAZZ” Таҗи Гыйззәт

Бабай – “Кароль” Славомир Мрожек

Үзбәк – “Шәкүр карак” Илгиз Зәйниев

Сәйфулла- “Ничек кияүгә чыгарга?” Наил Гаетбай

Җәмил – “Мәхәббәт чишмәсе” Исламия Мәхмүтова

Нури – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Апуш – “Американ” Кәрим Тинчурин

Шәрифҗан – “Сакла, шартламасын!” Кәрим Тинчурин

Зиннәт – “Бер тамчы ярату” Нәбирә Гыйматдинова

Яшҗәрә, икмәкче – “Йосыф- Зөләйха” Нурмөхәммәт Хисамов

Шаһ Гали – “Соңгы риваять” Мәдинә Маликова

Аммерс әфәнде – “Без барыбыз да кешеләр” Эрих Мария Ремарк

Илдар Фатыйхович – “Эх,алмагачлары!” Шамил Фәрхетдинов

Бабай – “Шашкан бабай” Славомир Мрожек

Доктор Вирус – “Шүрәле online” Шамил Фәрхетдинов

Мәтәли – “Али баба һәм өч карак” Шамил Фәрхетдинов

Радик Маратович — “Беренче мәхәббәт” Илһам Гали

Дус –“Канлы туй” Федерико Гарсиа Лорка

Гомәр –“Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Наил –“Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Икенче табиб, икенче солдат –“Галиҗәнап де Пурсоньяк” Мольер

Илсур –“Карт гашыйк” Сәет Шәкүров

Алмаз –“Бала баласы балдан татлы” Мансур Гыйләҗев

Айтуган –“Сандугачлар килгән безгә” Илдар Юзеев

Хуҗа –“Хуҗа Насретдин” Нәкый Исәнбәт

Шакир – “Хаҗи әфәнде өйләнә” Шәриф Камал

ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ???????????????????????????????????? SONY DSC ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ ???????????????????????????????????? ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ