Новости

6.09.2022
Кәрим Тинчуринны яратсаң – флешмобка кил!

Тинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе  Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра. 8  сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә, 13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 флешмоблар башланачак. 15 сентябьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30 сәгатьтә башлана. Чараларда театрның күренекле…

Читать
6.09.2022
Бездәге мәзәк хәлләр

«Балам»ны алып килдем Тинчурин театрында нәниләр өчен «Менә сиңа куш кулым» бәби спектакле куелды. Тамашаның премьерасын карарга дип матбуган бүлегендә эшләүче танылган шәхесләр – Татарстанның атказанган артистлары Шамил Фәрхетдинов белән Илсур Мортаза да төшәләр. Мортаза арттарак кала. Шамилне күреп директор урынбасары Марсель Шакиров: «Пустышкаң кайда, бәбиләр спектакле карарга җыенасың бит!» дип шаяртта. Шамил исә югалып…

Читать
6.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 6 нчы сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры артисты ОЖЕГИН ЮРИЙ ПАВЛОВИЧның туган көне! Хөрмәтле Юрий Павлович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
5.09.2022
«Хан кызы Турандык»ка багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз

7 сентябрьдә  11:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасына багышланган матбугат очрашуы булачак. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела. Аның премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул…

Читать
5.09.2022
Кәрим Тинчурин ядъкәрләре белән таныштырабыз

Драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан,  театр музее «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсен булдырды. Иң кызыклы экспонатлар белән таныштырабыз. 1. Мозер сәгате Кәрим Тинчурин кибетләрдә йөрергә бик яраткан һәм төрле истәлекле сувенирлар сатып ала торган булган. Бу футлярлы сәгатьне Кәрим Тинчурин 1930 елны сатып алган. Дус-иптәшләре алдында кесәсеннән чыгарып: «Кая, вакыт күпме икән?» –…

Читать
5.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 5 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры артисты ШАКИРОВА ЛӘЙСӘН АЛЬБЕРТ кызының туган көне! Хөрмәтле Ләйсән Альбертовна, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
2.09.2022
Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты. ТР Президентын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озатып йөрде. Тантанада шулай ук Тинчурин театры директоры,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын театр ачылу белән котлады. Ул билгеләп…

Читать
1.09.2022
Тинчурин театрында премьера көтелә – «Хан кызы Турандык»

Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча «Хан кызы Турандык» спектакленең репетицияләре башланды Премьера драматургның тууына 135 ел тулуга багышлана. Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык» дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела. Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк…

Читать
31.08.2022
Театраль кафе ачыла

1 сентябрьдә, ягъни иртәгә 11:30 сәгатьтә Тинчурин театрындагы театраль кафе ачылачак. Мәртәбәле кунак – татар өй ашларын пешерү буенча онлайн дәресләр оештырган Ринат Галиәкбәров. Барыгызны да көтеп калабыз, рәхим итегез!

Читать
31.08.2022
Рөстәм Гайзуллин: «Актер һөнәреннән башканы белмим»

Тинчурин театрының давылы. Заманында режиссер Резеда Гарипова актер Рөстәм Гайзуллинга әнә шундый бәя биргән иде. Дуамал энергияле актер нинди образда чыкса да, сәхнәне тоту сәләтенә ия. Без аның белән милли кино, театр хәлләре, рольләрнең йогынтысы турында сөйләштек. – Кайсын сайлыйсың: киномы, театрмы? – Ай-һай, андый сайлау мөмкинлеге булырмы икән?.. Булган очракта да, мин театрдан баш…

Читать