Новости

20.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 20 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР ИРШАТ улының туган көне! Хөрмәтле Илнур Иршатович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
19.09.2022
Сәхнә, сөю һәм сәгадәт

Сәкинә Минханова, татар хатын-кызының бөтен күркәм сыйфатларын үзендә туплаган, ул тыныч табигатьле, итагатьле, күркәм холыклы. Ире Рамил Гаяз улы шаян-шук, тере, хәрәкәтчән. Әмма язмыш аларны бер-берсенә шундый итеп беркеткән ки, бүген Минхановларны аерым күз алдына китерүе кыен. Татарстанның халык артистлары, ирле-хатынлы Сәкинә һәм Рамил Минхановлар беренче карашка бик төрле кебек. Шомырт кара күзле, кара чәчле…

Читать
19.09.2022
“Хан кызы Турандык” музыкаль трагикомедиясе премьерасыннан фоторепортаж (2 көн)

“Хан кызы Турандык” – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый….

Читать
19.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 19 нчы сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының радио цехы мөдире ТАРХАНОВ НИЯЗ ИЛЬЯС улының туган көне! Хөрмәтле Нияз Ильясович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
16.09.2022
Тинчурин театры яңа сезонын «Хан кызы Турандык» трагикомедиясе белән ачты

Тинчурин театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачты. Тинчурин театрының Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан көн дәвамында оештырылган чаралар драматургның ирекле тәрҗемәсендә «Хан кызы Турандык» премьерасы белән тәмамланды. Тамашачыга спектакль алдыннан К.Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» пьесасы кулъязмасы белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Юбилей чараларының дәвамы буларак, спектакль алдыннан театр фойесында Кәрим Тинчуринның…

Читать
16.09.2022
“Хан кызы Турандык” музыкаль трагикомедиясе премьерасыннан фоторепортаж (1 көн)

“Хан кызы Турандык” – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый….

Читать
16.09.2022
Казанда драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы искә алынды

Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салынды, Тинчурин паркында искә алу концерты үткәрелде, театрда шәҗәрәсе презентацияләнде һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” спектакленең премьерасы узды. Әдипне туган көнендә искә алу Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелегенең Архангель зиратында К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салудан башланды. Искә алу чарасын Тинчурин музее җитәкчесе Розалия Чабатова алып барды. Кәрим Тинчурин…

Читать
15.09.2022
Сәрдәр Таһировский: «Күңелдәге театрга хыянәт итәргә ярамый»

– Сәрдәр – бик кызыклы һәм сирәк исемнәрнең берсе. Аның мәгънәсен беләсезме?  – Ул шумер теленнән тәрҗемә иткәндә башлык, җитәкче дигәнне аңлата. Башкомандующий дигән тәрҗемәсе дә бар, тик миңа калса, бу исемгә хәрбидән бигрәк рухи мәгънә салынган. – Сезнең гаиләгез турында интернетта кызыклы мәгълүмат бар. Әтиегез Таһир Абдуллин үзен Идел буе болгары дип атаган, дәвалаучы, рәссам. Әниегез Гөлфирә Әхмәтҗанова журналист, традицион булмаган медицина белән мавыккан. Аларга, мөгаен, яшәү бик җиңел булмагандыр. Ник дигәндә, тормышка, вазгыятькә карашлары үзгә, фикерләрен курыкмыйча әйтә алганнар. – Алар – ирекле кешеләр. Җәмгыять белән каршылыклар булса да, үз фикерләреннән чигенмәгәннәр. Мин әнә шундый ирекле мохиттә тудым, үстем. Шунысы да бар: алар башка фикерләрне дә тыңлый,…

Читать
14.09.2022
Тинчурин театры Казан метросында флешмоб уздырды

12 сентябрьдә Казан метросы станцияләрендә бер сәгать дәвамында күңелле концерт булды. Тинчурин театры камера оркестры музыкантлары һәр станциядә йөреп, перронда урнашып, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән әсәрләрне уйнады, халыкның кәефен күтәрде. Әлеге музыкаль флешмоб  Тинчурин театрының 89 сезон ачылышына һәм танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланды. «Сәйдәш маршын…

Читать
14.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 14 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәре ХӘЙРУЛЛИНА МӘЙСӘРӘ САЛИХ кызының туган көне! Хөрмәтле Мәйсәрә Салиховна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать