Новости

13.09.2022
Тинчурин паркында Кәрим Тинчурин юбилеена багышланган флешмоб узды

Бүген  Тинчурин паркында танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 еллык уңаеннан әдәби-музыкаль флешмоб уздырылды. Җыелган халык каршында Тинчурин театрының камера оркестры, артистлар Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Төхфәтуллиналар чыгыш ясады. Айсылу Мөсәлләмова белән Булат Зиннәтуллин данлыклы «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән өзек күрсәтте. Тамашачылар арасында балалар да күп иде, алар артистларга кушылып җырлады, алкышлады, уеннарда активлык күрсәтте….

Читать
13.09.2022
15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринга багышланган чаралар уздырыла

Актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Казанда зур чаралар оештырыла. Тинчурин театрының 89 сезонын ачу тантанасы да драматургның юбилеена багышлана. Иртәнге сәгать унда Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салачак. Зираттан соң 11.30 сәгатьтә К.Тинчурин паркында К.Тинчурин бюстына чәчәкләр кую, искә алу концерты оештырыла. Чарада Тинчуринга…

Читать
12.09.2022
Лаешлыларны Шәһәр көне белән котладык

10 сентябрьдә К.Тинчурин театры артистлары, Лаеш шәһәренең Үзәк паркында «Шүрәле онлайн» әкиятен уйнадылар. Театр яши, театр эшли, театр сөендерә! Оештыручыларга, тамашачыларга рәхмәт! 15 нче сентябрьдә К.Тинчурин театры. «Хан кызы Турандык» спектакле белән 89 нчы сезонын ача! Без сезне көтәбез! Рәхим итегез!

Читать
12.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 12 нче сентябрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ ХӘЛИЛ кызының туган көне! Хөрмәтле Лилия Хәлиловна, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
9.09.2022
Тинчурин театры режиссерларны курсларга чакыра

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып барачак. Туфан Имаметдинов фикеренчә, соңгы елларда милли сәнгатебез Татарстанның мәдәни тормышында ныклы урын алды, үз тамашачысын тапты, татар театрында сәхнәгә чыккан әсәрләр халыкара һәм Россиякүләм фестивальләрдә катнаша. Шунысын әйтеп узарга кирәк, заманча татар…

Читать
9.09.2022
Иртәгә без Лаешта чыгыш ясыйбыз!

К.Тинчурин театры мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә киң колач белән хезмәт куя. Балалар өчен булган иҗатта да актив эшли. Бөек режиссер, К.Станиславский әйткәнчә: «Балалар өчен олыларга уйнаган кебек уйнарга, ләкин балалар өчен тагын да тырышыбрак, яхшырак, нечкәрәк, камилрәк иҗат итәргә кирәк!» Театрыбыз балаларны милли рухта тәрбияләү өлкәсендә зур көч куя. Инде 2010 елдан бирле К.Тинчурин театрында…

Читать
8.09.2022
Тинчуриннар Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына Самарага гастрольгә бара

15 сентябрьдә актер, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тула. Юбилей уңае белән Тинчурин театры Россия шәһәрләренә гастрольләр оештыра. Беренче гастроль Самарада узачак. Кәрим Тинчурин театры 17 сентябрьдә Самара шәһәрендә “Хыялый” спектаклен күрсәтәчәк. Самара шәһәре театр һәм Кәрим Тинчурин өчен әһәмиятле шәһәр, дип дип саный Тинчурин театры…

Читать
8.09.2022
Туфан Имаметдинов декабрь аенда «Идегәй» спектаклен чыгарырга вәгъдә итә

«Хан кызы Турандык» чыккач та без «Идегәй»гә тотынабыз. Әмма әлегә Идегәйне кем уйныйсын әйтә алмыйм. Күздә тоткан артистлар бар», диде Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрда яңа сезон ачылышына һәм «Хан кызы Турандык» премьерасына багышланган матбугат конференциясендә. Театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин да Идегәй ролен кем башкарачагы турында кызыксынуын әйтте. Әмма әлегә…

Читать
7.09.2022
Журналистлар белән Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы һәм  «Хан кызы Турандык» премьерасы турында сөйләштек

Бүген, 7 сентябрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә танылган драмтург һәм актер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасы турында сөйләштеләр. Итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы буенча Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсенә нигезләнеп, Венгриядә яшәп иҗат итүче режиссер Сәрдәр Таһировский «Хан кызы Турандык» спектаклен куя.  Премьерасы 15 сентябрьдә –…

Читать
7.09.2022
«Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе

Драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан театр музее оештырган проект – «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсен дәвам итәбез. 4.Кәрим Тинчуринның күн папкасы һәм эш кәгазьләре. Әлеге күн папкасында Кәрим Тинчурин эш кәгазьләрен салып йөрткән. Фотосурәттә күрсәтелгән эш кәгазе бик кызыклы. Аның һәр битендә «Главный режиссер Государственного Татарского Академического Театра К.А.Тенчурин. 1927 г. Служебная записка»…

Читать