Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 12 сентябрьдә, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ ХӘЛИЛ кызының туган көне. Хөрмәтле Лилия Хәлиловна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез! Хөрмәт белән театр коллективы.

К. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ 85 НЧЕ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫН АЧА!!!

17 нче сентябрь К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 85 нче юбилей сезонын ача. Рәхим итегез!!!

ХАЛЫК АРТИСТЫ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУРОВ КАБЕРЕНӘ ТАШ КУЕЛДЫ

Бүген, 7 нче сентябрь, Лаеш районы Пәрәү авылында Татарстанның Халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелды. Әлеге тантаналы чара ТР Мәдәният Министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаилевна Камалова, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Хантимеров Илнар Миннеилдархан улы шулай ук Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гайниев Илнур Зөфәр улы чыгышыннан башланып китте.

Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр дә бар иде.

ДУСЛАР, ЯКЫНЛАШЫП КИЛҮЧЕ ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ СЕЗ ӘЛЕ ҺАМАН БҮЛӘК ЭЗЛИСЕЗМЕ, НӘРСӘ АЛЫРГА БЕЛМИСЕЗМЕ?! ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК — БЕЗНЕҢ СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ БИЛЕТ!

Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Тиздән 25 ноябрь — Әниләр көне җитә. Тинчурин театры барлык Әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлый һәм үзенең иң яхшы спектакльләренә чакырып кала. Шулай ук театрыбызда 500, 1000 сум күләмендәге бүләк сертификатлары алу мөмкинлеге барлыгын да искәртеп узабыз. Театрга бүләк сертификаты — якыннарыгызны, дусларыгызны сөендерер өчен иң яхшы сюрприз булыр дип…