90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кадерле ветераннарыбызга хәйрия спектакле!

7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтәчәк. Быел Казан шәһәреннән һәм Татарстанның башка районнарыннан килгән ветераннарыбызга “Утка очкан күбәләктәй…” романтик драмасы тәкъдим ителәчәк.