90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтте!

7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, күркәм гадәт буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтте. Быел театрыбыз ветераннар игътибарына соңгы премьераларыбызның берсе – Н.Гыйматдинова әсәре, Т.Хәләф инсценировкасы буенча куелган “Утка очкан күбәләктәй…” романтик драмасын тәкъдим итте. Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның башка районнарыннан килгән ветераннарыбыз сугыш елларында ире урынына урманчы булып калган хатын язмышын тасфирлаган спектакльдән канәгать калды.