18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200 тапкыр куелды.
Әсәрнең 200 тапкыр уйналуы уңаеннан, тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде. «Кавышабызмы?» проектының төп максаты – парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.
Проектка ике пар сайланып алынды һәм шушы парлар 18 гыйнварда «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очрашты.
Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль – Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.
Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк – ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.
К.Тинчурин театрының матбугат үзәге