90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Мәхәббәт баскычы” 200 тапкыр уйналды

18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200 тапкыр куелды.

Әсәрнең 200 тапкыр уйналуы уңаеннан, тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде. «Кавышабызмы?» проектының төп максаты – парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.

Проектка  ике пар сайланып алынды һәм шушы парлар 18 гыйнварда «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очрашты.

Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль – Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.

Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк – ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.

К.Тинчурин театрының матбугат үзәге