90 СЕЗОН

Яңалыклар

Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды

26-27 гыйнварда Тинчурин театрында премьера көтелә.  «Идегәй» дастанын Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Тинчурин театрында язучы,  Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, А.Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды.

«Идегәй» дастаны милләтебез өчен, сәнгатебез өчен бик кирәкле әсәр.  Бик вакытлы куела дип уйлыйм, кыен чакта рухыбызны күтәрү зарур. Монда иң мөһим фикерләр, шигарьләр, гимн дәрәҗәсендәге юллар яңгырый – Идел-йорт, нәсел, кан турында», – дип билгеләп узды Галимҗан Гыйльманов.

Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасвирлана. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшүе, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды
Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция уздырды