90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хәтер уты һаман якты әле!

Җиңүнең 77 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Бөек ватан сугышы ветераны,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 25 елга якын театрда баш режиссер булып эшләгән, театрның дәрәҗәсен үстерүгә иҗади көч куйган Равил Рәхим улы Тумашевның кызы Ләйсән Әбделхакова (Тумашева), оныгы Сәйяр Әбделхаков театрга кунакка килделәр. Алар белән театр музеенда бик җылы очрашу, кызыклы аралашу узды, хатирәләр барланды, фотосурәтләр аша истәлекләр яңартылды. Бигрәк тә Равил аганың Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы зур горурлык белән искә алынды.

Равил Тумашев 1923 нче елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькәрләр Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә туа. Балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 10 нчы сыйныфны тәмамлап, кулга аттестат алганның икенче көнендә сугыш башлана. Барлык уйлаган уй-хыяллар чәлпәрәмә килә. Япь-яшь егеткә илне саклау бурычы йөкләнә. Аны Чкалов шәһәрендәге зенитчылар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аларны палаткаларда яшәтәләр. Үзәккә үтәрдәй салкыннар-суыклар башлана, шуңа күрә аларны үзләренең шәһәр комиссариатларына тараталар. Ул хәрби комиссариаттан сугышка җибәрүләрен сорый. Аңа анда эшкә урнашырга кушалар.

Равил Тумашев 1941 нче елның декабрь аенда Калинин исемендәге хәрби заводка станоклар төзәтүче булып эшкә урнаша. Озак та үтми, теләге тормышка аша: военкоматтан чакыру килә. Ул Бренский фронтына китәргә тиеш була. Юлда барганда Равил ага каты авырый, 10 көн аңсыз ята, күзләрен ачканда шыр сөяккә калып, танымаслык хәлгә килгән була. Аны укырга җибәрәләр. Озак кына штабта шифровкалаучыга укый һәм көче лейтенант исеме алып 307 нче ату дивизиясенә, аннан 1943нче елның гыйнварында 13 армия штабына җибәрелә. Ул бик мөһим хәбәрләрне кабул итә һәм шифрлый. 1943 нче елның 4 июнь төнендә рация буенча мөһим шифрлы радиограмма ала, аны тиз арада командование штабына илтеп тапшыра. Анда немецларның Курск дугасының буеннан-буена артиллерия канонадасы башларга җыенуы турында әйтелә. Равил абый бу мөһим радиограмманы генерал Константин Рокоссовскийга тапшырганын бары соңыннан гына белә. 13 нче армия составында Курск дугасында көрәшә.

1945 нче елның апрелендә ул элемтә буенча штаб җитәкчесенең ярдәмчесе итеп 16 нчы танк бригадасына җибәрелә. Сугыш беткәч тә Польшада кала һәм танк бригадасында хезмәт итә. 1946 нчы елда капитан дәрәҗәсендә туган иленә кайта. Ул чакта аңа бары 23 яшь кенә була.

Күрсәткән батырлыклары өчен Равил Тумашев “Кызыл йолдыз” ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Ул елларны искә алганда горурланып та, моңсуланып та сөйли иде Равил ага, чөнки аңа сугышның бөтен авырлыкларын, фаҗигаларын кичерергә туры килә бит.

Музей җитәкчесе Розалия Чабатова

Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле!
Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле! Хәтер уты һаман якты әле!